Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә укытучыларның август киңәшмәсе узды

Төп бурыч- киләчәк кешесен тәрбияләү Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларның еллык эшләренә нәтиҗә- йомгак буларак ел саен үтә торган август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә район җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мансур улы...

Төп бурыч- киләчәк кешесен тәрбияләү

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларның еллык эшләренә нәтиҗә- йомгак буларак ел саен үтә торган август киңәшмәсе булып узды.

Аның эшендә район җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мансур улы Нуриев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, җирле үзидарә рәисләре һәм билгеле инде укытучылар үзләре катнашты.Конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова катнашты һәм чыгыш ясады.

Киңәшмә тулаем Бөгелмәдә узган республика укытучылар конференциясе йогынтысында барды дисәм дә ялгышмам. Бу турыда Габделәхәт Хәкимов киңәшмәне ачып җибәреп: -

"Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә республика үсешен мәгариф үсешеннән башка күз алдына китереп булмавын ассызыклап үтте, - диде. Мәгариф системасына иң зур җаваплылык- киләчәк кешесен тәрбияләү бурычы йөкләнә. Һәм бу бурычны үтәү өчен бездә бөтен шартлар да булдырылган". Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова үзенең чыгышында 2014-2015 уку елларында район мәктәпләренең эшчәнлегенә анализ ясады. Район мәктәпләрендә бу чорда барлыгы 242 укытучы балаларга белем биргән. Аларның 52 се категорияләр алу өчен аттестация узган. Кызганычка каршы, категорияле укытучылар саны арту Бердәм дәүләт имтиханнары һәм олимпиадалар нәтиҗәләренә генә уңай йогынты ясамаган. Мәктәпләр арасында Күңгәр, Олы Мәңгәр мәктәпләренең БДИ буенча нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югары булса, Күлле Киме, Яңа Шашы, Комыргуҗа мәктәпләренең имтихан нәтиҗәләре күпкә түбән.

Быел район мәктәпләрендә барысы 1287 бала белем алачак. Бу укытучылар саны белән исәпләгәндә 5укучыга 1 укытучы туры килә дигән сүз. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфларда бары 55 укучы белем алачак. Ә менә 10 сыйныфка укырга килергә барысы 43 бала гына теләк белдергән.

Олимпиада нәтиҗәләре дә бик ис китәрлек түгел. Бу урында Гөлшат Марс кызы бары Күшәр мәктәбен генә уңай яктан бәяләп узды. Әлеге мәктәп укучысы Самигуллин Илзат ( укытучысы Фаил Әскәров) технология буенча республикакүләм олимпиадада катнашып , призлы урынга лаек булган. Бу беренче тапкыр гына түгел, әлеге мәктәп бу фәннән елның елында макталып килә.

Билгеле булганча, быел Олы Мәңгәр балалар бакчасында тагын бер группа, Күшәр авылында исә 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак. Бүгенге көндә район мәгариф бүлегендә балалар бакчасына керергә 160 бала исәптә тора.

Ахырдан узган уку елында уңай нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасыннан Күңгәр урта мәктәбенең химия- биология укытучысы Хәмдия Галиевага " Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булды. Олы Әтнә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирҗанова Алиягә " Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев