Әтнәдә ул референдум нигезендә башкарыла

без сезне тыңлыйбыз "Комыргуҗа авылы хакимияте зират кирәк-ярагына дип, пропискада булган кеше башыннан 500әр сум акча җыя. Нинди эшләргә? Ник кеше башыннан, ә хуҗалык саныннан чыгып түгел? Һәм ник акчаны авыл халкыннан җыялар? Хакимиятнең бюджеты кайда да, акчасы кая? Һәм тагын бер сорау: пропискада булган кешедән генә акча җыелгач, пропискада...
без сезне тыңлыйбыз
"Комыргуҗа авылы хакимияте зират кирәк-ярагына дип, пропискада булган кеше башыннан 500әр сум акча җыя. Нинди эшләргә? Ник кеше башыннан, ә хуҗалык саныннан чыгып түгел? Һәм ник акчаны авыл халкыннан җыялар? Хакимиятнең бюджеты кайда да, акчасы кая? Һәм тагын бер сорау: пропискада булган кешедән генә акча җыелгач, пропискада тормаган кешене авыл зиратына күмәргә рөхсәт булмаячакмы инде?
Гөлназ Габдрахманова".
Сорауларга Комыргуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин җавап бирде.
Газетаны даими укучылар хәбәрдар, күп авыл җирлекләрендә җирле референдумнар үткәрелде. Анда бер генә сорау иде: пропискада булган кеше башыннан билгеле күләмдә акча җыярга ризалык алдылар. Авыл җирлегендә башкарыласы эшләрнең күләменә бәйле рәвештә, җыясы акча күләме төрле булды. Референдум Комыргуҗада да үтте, халыкның зур күпчелеге 500әр сум акча җыярга ризалык бирде. Димәк, бу эш референдум нигезендә башкарыла. Төрекләр өлеше - юлга, Мәрҗәннеке юлга һәм зират коймасы тотуга юлланса, Комыргуҗаныкы зиратны әйләндерү өчен тотыла.
Аңлашыладыр, бу максатчан финанслау, чөнки хөкүмәт халыктан җыелган һәр сумга өстәмә 4 сум бирә. Ә инде бюджет акчасына килсәк, ул эшләрне башкару өчен авыл җирлегенең генә түгел, күмәк хуҗалыкның да көче җитмәячәк. Пропискада булмаучыларны зиратка күммәсләр дип борчылмагыз. Анысы элекке тәртиптә үк башкарылачак дип ышандырдылар.
Фотода: Каенсар авылында узган референдум вакыты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 16:13Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.3200
-
27 февраль 2021 - 15:00Россиядә дүрт миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан Эпидемиолог сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин.2600
-
27 февраль 2021 - 14:15Аттестатлар яңача биреләчәк Укучыларга төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документлар ел саен үзгәрешләр кичерә.4500
-
27 февраль 2021 - 13:00Вакансия эшсезләрдән күп Мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 27 эшсез теркәлгән, шул ук вакытта эш урыннары – 40!6600
-
27 февраль 2021 - 11:10Юлда ниләр бар икән? Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чираттагы район комиссиясе утырышы булып узды.7500
-
27 февраль 2021 - 09:02"Лыжня России - 2021" турыдан-туры эфирда Бүген Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе уза.8300
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 13 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.15900
-
26 февраль 2021 - 19:14Рассада өчен орлыкларны ничек сайларга? Февраль ахыры — рассада утырту вакыты. Яхшы үсемлекләр үстерү мөһим, чөнки уңышның ничек булачагы шуларга бәйле.8500
-
26 февраль 2021 - 18:05Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.7700
-
26 февраль 2021 - 17:00"Туган ягымда моңнар алып" Бүген Ары мәдәният йортында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы уңаеннан10600
-
26 февраль 2021 - 14:30Әтнәдә юл йөрү кагыйдәрен бозу очраклары һаман кимеми Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.10700
-
26 февраль 2021 - 13:20Татарстанга ике көннән соң «Спутник V» вакцинасының 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак Республикада 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде.6600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.17200
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18900
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла?Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!79300
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.21501
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләр Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.20500
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.19101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика