Әтнә таңы

Әтнәдә уракка әзерлекне тикшерделәр

Көн - болытлы һәм әледән-әле яңгыр сибәләп торса да, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр район хуҗалыкларында йөреп, урып-җыюга әзерлекне тикшерделәр. Кунаклар диикме, әллә тикшерүчеләр дию дөресрәк булырмы, 2017 ел урагында эшләячәк һәр комбайнны, һәр ашлык складын карадылар. Шул нигездә районның урып-җыюга әзерлеген бәяләделәр. Әтнәнең әзерлеге һәрвакыттагыча югары була инде...

Көн - болытлы һәм әледән-әле яңгыр сибәләп торса да, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр район хуҗалыкларында йөреп, урып-җыюга әзерлекне тикшерделәр.

Кунаклар диикме, әллә тикшерүчеләр дию дөресрәк булырмы, 2017 ел урагында эшләячәк һәр комбайнны, һәр ашлык складын карадылар. Шул нигездә районның урып-җыюга әзерлеген бәяләделәр.

Әтнәнең әзерлеге һәрвакыттагыча югары була инде ул, дигәннәрме, министрлыктан ике генә вәкил килгән. Танышларны күреп, мин күбрәк куандым бугай - алар белән аралашырга җиңел. Райондагы печән әзерләү техникасын тикшерергә дә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергоресурслар секторы мөдире Илнар Габбасов белән үсемлекчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Фәргать Зиннәтов килгән иде. Бу юлы да райондагы техника торышы турында уңай фикер җиткерделәр. "Амбарлар да бик яхшы халәттә", - диделәр.

Министрлык вәкилләрен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов белән райондагы "Гостехнадзор" җитәкчесе Рафил Сабиров озата йөрде.

Район хуҗалыкларында барысы 58 комбайн эшләр дип планлаштырыла. Ә бөртеклеләр мәйданы 20600 гектар тәшкил итә. Күп җирдә шул нигездә бер комбайнга туры килгән йөкләнешне исәплиләр. Тик шунысы бар, комбайннар халәте төрле районда төрлечә. Бездә, мәсәлән, куәтле чит ил комбайннары күп. Тикшерүчеләр, барлык комбайннарның яхшы хәлдә булуын кат-кат билгеләделәр. Яңгырлы һава торышы булгач, гадәттәгечә җәймә өстендә эшләтеп тикшереп карый алмадылар.

Дөрес, вак-төяк кимчелекләр табылды. Әле вакыт бар. Уракка керешкәнче аларны төзәтергә кирәк булачак.

Тикшерү нәтиҗәләренә килсәк, урып-җыюга иң яхшы әзерлекле дип "Күшәр" хуҗалыгы табылды. Икенче урынны "Ленин" хуҗалыгы яулады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: