Әтнә таңы

Әтнә урамында ут булачак

Без сезне тыңлыйбыз Район үзәгенең Марсель Сәлимҗанов урамыннан йөрергә яратам. Соңгы вакытта очраган бер кеше урамда ут булмаудан зарлана. "Көзгә керәбез, кичләр караңгы, һай бер ут булса, урамның аскы өлешендә су буе ягында бар ул. Безнең өске яктагы баганаларда да бар аның лампочкалары, уты гына юк. Нишләп юк икән? Марсел...

Без сезне тыңлыйбыз

Район үзәгенең Марсель Сәлимҗанов урамыннан йөрергә яратам. Соңгы вакытта очраган бер кеше урамда ут булмаудан зарлана. "Көзгә керәбез, кичләр караңгы, һай бер ут булса, урамның аскы өлешендә су буе ягында бар ул. Безнең өске яктагы баганаларда да бар аның лампочкалары, уты гына юк. Нишләп юк икән? Марсел Сәлимҗанов урамына килешми инде...", - диләр.

Сүз дә юк, килешми. Кызганычка каршы, районда гына түгел, республикада беренче булып Марсель Сәлимҗанов исеме рәсмиләштерелгән Әтнәнең бу урамының өске ягында, баганада лампочкалар торса да, кичләрен ут янмый, ә су буе ягы балкып тора. Кеше әйткәнгә ышанмыйча, кичләтеп урам карап йөрдем, югыйсә бер урам, ачу да килмәслек түгел. Бер "сере" бардыр, лампочкалар тиктомалдан гына куелмагандыр дип, Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов белән элемтәгә кердем. Чынлап та серле булып чыкты урам.

Реклама

"Урамнар өчен бүленгән "Бишенче үткәргеч уты" дигән төшенчә бар. Марсель Сәлимҗанов урамы өчен 10 яктырткыч каралган, аның өчесе Карл Маркс урамын кисеп үткән урамның су буе ягында. Алары яна, чөнки бу якта "бишенче үткәргеч" эшли, ә урамның өске ягындагы"бишенче үткәргеч" өзелгән. Дөресрәге баганага яктырткычлар куйган якта юк ул, ә урамның икенче ягында эшли. Ике төрле чишелеш бар, бу баганалардагы яктырткычларны урамның икенче ягындагы баганаларга күчереп куеп була, тик ул очракта лампочкалар агач төпләрен генә яктыртачаклар. Ә куелган якта яндыру өчен, "бишенче үткәргеч"не эшләтеп җибәрү өчен 1,5 км озынлыгындагы чыбык кирәк, бу Пионер урамын да кертеп, анда да шул ук хәл. Шул күләмдәге чыбык булса, бишенче үткәргечне эшләтеп җибәреп була... - дип аңлатты Ринат Гаптелфәт улы.

Беләләр, ник эшләмиләр, дип уйладыгыз инде. Эшләргә җыеналар, тик кирәк әйберне сиңа миңа кирәк дип, минуты секунды белән китереп бирмиләр шул. "Сайлаулардан соң эшләнер инде, кара көзгә калдырмабыз", - дип ышандырды җитәкче.

Әйткәч эшләнер, әлегә кадәр "Эшлибез"дигәннең эшләнмичә калганы юк. Күпкә түзгәнне азга гына түзәрбез. Булгач булгач, урам яктыртылсын инде, агач төбе түгел...

Сүрия МИНГАТИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: