Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә уҗымнар торышы әлегә яхшы

Шагыйрь әйтмешли, ерак калмый инде язга да. Ә орлыклар, уҗымнар ни хәлдә соң? Бу хакта Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалының Әтнә районы бүлеге начальнигы Тәлгать Садыйков белән сөйләштек. - Орлыкларның тишелеше яхшы, лаборатория анализы нәтиҗәләре дә әйбәт. Орлыклар - кондицион. Җитәрлек, шулай ук иминият фонды да бар, - дип таныштырудан...

Шагыйрь әйтмешли, ерак калмый инде язга да. Ә орлыклар, уҗымнар ни хәлдә соң? Бу хакта Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалының Әтнә районы бүлеге начальнигы Тәлгать Садыйков белән сөйләштек.

- Орлыкларның тишелеше яхшы, лаборатория анализы нәтиҗәләре дә әйбәт. Орлыклар - кондицион. Җитәрлек, шулай ук иминият фонды да бар, - дип таныштырудан башлады ул сүзен.

Биредә чәчүлек орлыкларның сыйфатларын тикшерәләр, анализлар ясап, авыруларын ачыклыйлар. Нәкъ шул нәтиҗәләр буенча орлыклар химик һәм биологик препаратлар белән инкрустацияләнәләр. Соңгысын шәхси хуҗалыклар да соратып алырга мөмкиннәр. Мәсәлән, бәрәңге, кыяр яки помидор саргаеп көя башласа диюем.

Авыл хуҗалыгында оригиналь һәм элита орлыклар бик зур роль уйныйлар. Безнең күмәк хуҗалыкларда ул 43 % ук тәшкил итә икән. Калганнары - репродукцион орлыклар, ди. Ә үрчетү өчен югары репродукцияле орлыкларны Татарстан фәнни-тикшеренү институтыннан алып кайталар.

- Уҗымнар торышы да әлегә әйбәт, - дип саный ул.

Карның калынлыгы бүгенге көндә 40-45 сантиметр тәшкил итә. Дөрес, җитәкче сүзләренә караганда, ноябрь аенда яуган карлар куркытканнар. Чөнки, өстә хасил булган боз катламы аркасында үсемлек тончыгырга мөмкин. Шөкер, зыяны килмәгән. Хәзер андый куркыныч янамый да инде.

Һәр айның 13нче числосында уҗымлы басулардан монолитлар алып тикшереп торалар. Шунысы куандыра, шикәрләре югары: 20-26 % тирәсе. Яхшы күрсәткеч бу.

- Тагын бер сөенечле күренеш: быел кар катламы тигез. Тик чәчү язның ничек килүенә дә бәйле. Кар акрынлап эресә, туфракта дым җитәрлек булачак. Кинәт җылытса, кинәт агып та китәргә мөмкин, - ди.

Аның белән бергә язның игенче өчен җай килүен телик, безнең өчен дә кирәк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев