Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә уңыш республиканың уртача уңышыннан югары

Май, июнь айларында, нәкъ үсемлекләргә кирәк чорда бер тамчы да яңгыр төшмәде. Инде менә урып-җыю чоры җитте, көн саен диярлек кайбер урыннарда күктә болытлар куера. Ашлык киптерү җайланмалары булмаган фермерлар бөртекне ничек киптерергә белми аптырый. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы берничә көндә кабат явым-төшем көтелә. Ә менә 20 августтан соң тотрыклы һава...

Май, июнь айларында, нәкъ үсемлекләргә кирәк чорда бер тамчы да яңгыр төшмәде. Инде менә урып-җыю чоры җитте, көн саен диярлек кайбер урыннарда күктә болытлар куера. Ашлык киптерү җайланмалары булмаган фермерлар бөртекне ничек киптерергә белми аптырый. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы берничә көндә кабат явым-төшем көтелә. Ә менә 20 августтан соң тотрыклы һава торышы булырга охшап тора. Кояшлы көннәр ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Һаваның уртача температурасына килгәндә, 17-20 градус җылы булачак. Безнең игенчеләр, яңгырны сәбәп итеп, кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән. Нинди генә һава шартлары булмасын, үстергәнен тизрәк җыярга тырышалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 17 августка 908,6 мең гектар мәйдандагы бөртек суктырылып куелган инде. Уртача алганда, уңыш әлегә 21,2 центнер чыга. (Узган ел исә бу көнгә 22,4 центнер булган.) Барлык мәйданның яртысыннан артыгы җыеп алынып, 1926,4 мең тонна икмәк суктырылган.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына күз салсак, Актаныш белән Балтач районнарында иң күп ашлык чыга. Алар бер гектарда 30 центнердан артык бөртек үстерә алганнар. Азнакай, Арча, Әтнә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Тукай, Тәтеш районнарында да күрсәткечләр республиканың уртача уңышыннан югарырак. Ә менә Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чирмешән районнары уңыш белән мактана алмый. Эшне оештыруга килгәндә, әлегә Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Менделеевск, Алабуга, Югары Ослан районнарында сүлпәнлек сизелә. Әлки, Апас, Буа, Зәй, Нурлатта эш шактый нәтиҗәле бара. - Көзге культуралар җыелып бетте инде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. - Бүген сабан культураларын суктырабыз. 130 мең гектардан - арпа, 430 мең гектардан бодай җыярга кирәк әле.

Быелгы һава шартлары игенчелек өчен начаррак булды. Урып-җыю авыррак бара. Үсеш чорында яңгыр булмады. Аннан соң яуган яңгырлар үсентеләрдә яшел тармаклар чыгарды. Хәзер менә урып-җыю чорында явым-төшемнәр күбәйде. Игенчеләр быел җыеп алган ашлыкны киптермичә амбарларга сала алмый, һәр бөртекне киптерергә кирәк. Илдус Габдрахманов белдергәнчә, табигать шартлары игенчеләргә аяк чалырга тырышса да, көн саен барлык мәйданның 3 проценты суктырылып алына. Соңгы мәйданнарда эшләүче хуҗалыклар да шактый. Ә менә Әлки районының үзе җитештергәнне төргәкләп сатуга махсуслашкан "Хузангай" хуҗалыгында урып-җыю төгәлләнгән инде. Бүген алар җир эшкәртү, чәчү эшләре белән мәшгуль. Без, гадәттә, урып-җыю хәлләренә нәтиҗә ясаганда, фермерларны оныта төшәбез. Үз көннәрен үзләре күрүче бу хуҗалыкларга бүген аеруча авыр. Аларның җирләре, иген саклау урыннары булса да, киптерү җайланмалары юк. Кырларда иген юеш булгач, кайбер фермерлар эшне бераз кичектереп торырга да мәҗбүр. Кукмара районының Сәрдекбаш авылы фермеры Рәдиф Әхмәтов белдергәнчә, арышны тиз арада җыеп алсалар да, арпага чыгарга әлегә икеләнеп торалар. Аның бераз өлгерүен, кибүен көтәләр. Элеваторга алып барып киптерсәң, тагын чыгым. "Җыеп алмыйча, күпме буласын әйтеп булмый, әмма елына күрә шактый чыгарга тиеш, - ди Рәдиф. - 300 гектардан артык җирем, 100 баш терлегем бар. Ел саен үзебезгә җитәрлек терлек азыгы җитештерә идек. Быел да шуңа өмет итәбез". Ә менә күмәк хуҗалыкларга ул яктан кыенлыклар юк. Элекке базаны саклап калгач, колхоз да таралмаган, булган белән эшләргә тырышалар. Азнакай районының "Марс" хуҗалыгында урып-җыю эшләренең яртысы тәмамланган инде. Үзләренең киптергечләре дә, чистарткычлары да, саклау урыннары да бар. Сабан бодае гына калып бара икән. Уңыш гектарыннан 23 центнер чыга. Бодайны җыеп алганнан соң уртача уңыш 25 центнер булыр дип фаразлыйлар. - Безнең районда 22 майдан алып 39 көн дәвамында яңгыр яумады, - ди "Марс" хуҗалыгы рәисе Рамил Зарипов. - Нәкъ игеннәр яралган чорда дым булмады. Шуңа да карамастан, тиешенчә тукландыру, эшкәртү, технологияне саклау аркасында шактый мул уңыш үстерә алдык. Инде бүгеннән үк көзге чәчүгә керештек. Киләсе елга корылык булса дип, аңа каршы көрәш чараларын күрә башладык. Чөнки алдагы елда әйбәт булачак дип бүген берәү дә вәгъдә бирә алмый. Уңыш аласың килсә, начар шартлардан исән-имин чыгарга уйласаң, чарасын алдан күрергә кирәк. Көздән үк ашламасын, өстәмәләрен кертеп калдырасың икән, ел ничек кенә килмәсен, үзеңне туендырырлык иген үстерергә була. Инде ничә еллардан бирле корылыкка каршы көрәшәбез, аны ничек җиңәргә икәнлеген өйрәндек, өметсезләнеп яшәүдән мәгънә юк, берәү дә китереп бирми. Узган ел 700 гектарда көзге культуралар чәчкән булсак, быел аларның мәйданын 900гә җиткермәкче булабыз. Көзге бодай белән арыш үзен аклый, быел алардан 25әр центнер уңыш алдык.

("Ватаным Татарстан", /№ 120, 18.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев