Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә узган ел наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланган

2016 елның 12 аенда Россия Эчке эшләр бүлегенең Әтнә районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Агымдагы елның 16 ноябре көнне 1991 елның 26 декабренә туган, Олы Әтнә авылында яшәүче Б. Олы Әтнә авылы, "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма территориясендә, табиб кушмаган хәлдә...

2016 елның 12 аенда Россия Эчке эшләр бүлегенең Әтнә районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

Агымдагы елның 16 ноябре көнне 1991 елның 26 декабренә туган, Олы Әтнә авылында яшәүче Б. Олы Әтнә авылы, "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма территориясендә, табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә кулланды. Аңа административ протокол төзелә, 4000 сум күләмендә штраф салына.

2016 елның 21 ноябрендә кичке 6 тулып 25 минутта шулай ук Олы Әтнә авылында яшәүче, 1977 елның 31 гыйнварында туган Т.да "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгытенең ферма территориясендә, табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә куллана. Аңа карата пдминистратив протокол төзелә, 5 тәүлеккә админстратив арест йөзендә җәза билгеләнә.

2016 елның 19 декабрендә 17.30 сәгатҗтә 1996 елның 2 сентябрендә туган, шулай ук Олы әтнә авылында һәм Казан шәһәренең Лукин урамында яшәүче А да табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә куллана. Ага карата РФ КоАПның 6.6 маддәсе 1 өлеше буенча административ протокол төзелә. 5 тәүлеккә административ арест йөзендә җәза билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев