Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә узган концерт берәүне дә битараф калдырмады

Шаулап-гөрләп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район оешмалары арасында уздырылучы "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль концерт-тамаша бәйгесе үтеп тә китте. Һәр оешма үз чыгышын үзенчәлекле, кабатланмас итәргә тырышты. Беренче чыгыш ясаучы оешмаларга җиңелрәк иде, чөнки ни уйласалар, шуны күрсәтә алдылар. Иң авыры ахыргы көнгә калган оешмаларга...

Шаулап-гөрләп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район оешмалары арасында уздырылучы "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль концерт-тамаша бәйгесе үтеп тә китте. Һәр оешма үз чыгышын үзенчәлекле, кабатланмас итәргә тырышты. Беренче чыгыш ясаучы оешмаларга җиңелрәк иде, чөнки ни уйласалар, шуны күрсәтә алдылар. Иң авыры ахыргы көнгә калган оешмаларга төште...Башкаларны кабатлау кызык та, күңелле дә булмас иде.
Безнең белән бер көнне чыгыш ясаучы район мәгариф бүлеге һәм редакция, үзләрен күкләргә чөеп мактады. Ә бит безнең Олы Әтнә балалар бакчасы, Җир комитеты, район мәшгульлек үзәге, федераль теркәү хезмәте коллективлары чыгышы беркемнекеннән дә ким түгел иде. Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы да үзем буларак, мин дә үз хезмәтемнең күренми калуын теләмәс идем. Сценарий язу минем өчен бик җиңелләрдән булмады. Кеше күңеленә үтеп керерлек нинди сүзләр табарга, халыкка нинди күренешләр аша сугыш башлану ачысын тоярга ярдәм итәргә? Һәр күренеш, һәр эпизод җанга үтеп керерлек, ышандырырлык булырга тиеш иде. Ниһаять, ул шулай килеп чыкты да. Ә инде язылганнарны тормышка ашырырга миңа 10 ел клуб эшчесе булып, мөхтәрәм Гомәр абый Мәрдәнов кул астында эшләү зур ярдәм итте. Мин Гомәр абыйга моның өчен гомерем буе рәхмәтле.
Сәхнәдә уйнаучы Олы Әтнә балалар бакчасы хезмәткәрләре дә тиешле дәрәҗәдә үз рольләрен уйнап чыктылар. Район тамашачысының күзләреннән яшь агарлык итеп рольгә кереп уйнау бик җиңелләрдән түгел. Ә безнекеләр моны тамашачыга ышандырырлык итеп бик осталык белән җиткерделәр. Чөнки кичерешләрне үзләре аша үткәреп уйнадылар. Айгөл Габдрахманованың чын күз яшьләре белән өзгәләнеп әйткән "Балакаем, әтиең китә бит, тизрәк өйгә кайтыйк" дигән сүзләреннән генә тәннәрем чымырдап, күзләремә яшь килде. Яшь ирен сугышка озатучы Сиринә Гарипованың монологы, аның ире Заһирның (Альберт Гарипов) сугышка китәр алдыннан әйткән сүзләре йөрәккә үтеп керерлек. Хат ташучы китергән хәбәрдән Ана ролен башкаручы Альбина Төхвәтуллина өзгәләнеп "Балам" дип чынлап елап җибәргәч, залда утыручылар нинди кичерешләр белән утыргандыр, чамалавы кыен түгел. Аны кочаклап юатучы Рафия Мостафинаның "Ничәнче баласын югалта инде,кызлар, кайчан гына бетәр бу мәхшәр?- дип ачыргаланып әйтүе берәүне дә битараф калдырмады. Бу сүзләрнең тиешле музыкаль бизәлеш белән бирелүе дә зур роль уйнады.
Гел күңелсезләнеп елап утырырлык кына түгел, күңелле моментлар да күп иде монда. Көлтәләр белән биюдә эш вакыты тасвирланды. Биюне куйганда да, урак тотып бию алдагы чыгышларда булгач, ничектер үзгәрәк, башка төрлерәк бию кирәк иде. Тик арыш басуын, көлтәләрне ничек ясарга дигән сорау туды. Барлык катнашучылар уйлана торгач, моның да чишелеше табылды. Аулак өйгә бабайның (Мингазиз абый Зиннәтов) килеп эвакуацияләнгән хатыннар белән мутланып, биеп йөрүе бик күңелле килеп чыкты. Һәр биюне, һәр чыгышны язып бетерерлек түгел. Җырларны, биюләрне һәркем үзе әзерләде. Ә инде хорга килгәндә "Һаман көтәсең" җырын без, мин клубта эшләгәндә, ансамбль белән җырлый идек. Ул шуның кадәр күңелгә үтеп керерлек матур җыр, минем гомергә исемдә калды.
Мактанып әйтүем түгел, тамашачы безнең чыгыштан сугышның чынлап башлануына да,тәмамлануына да ышанды. Моны ахырдан ишеткән мактау һәм рәхмәт сүзләреннән дә аңлавы кыен түгел. Горурланып әйтә алам: Без Беренче!
Башка оешмалар кебек өстәлне калдырып, иркенләп репетицияләргә йөрү дә безгә тәтемәде. Бакчадагы ике йөздән артык баланы вакытында ашатырга, уйнатырга, йоклатырга кирәк. Тәрбияче ярдәмчеләренә дә, тәрбиячеләргә, бакча хезмәткәрләренә бик авырга туры килде. Шул вакытта район "Сәламәтлек театрына" әзерләнү, "Йолдызлык" конкурсы, әниләр бәйрәмнәре.... Оешмаларның ике кулларына бер бәйге булса, бездә алар мең төрле. Җитәкчеләр бу турыда киләчәктә уйлансыннар иде. Кушкач эшләргә кирәк, ә безгә барысына да өлгерергә бик читен, балаларны калдырып репетицияләргә йөрү куркыныч та.
Ләкин шулай да авырлыклар артта калды. Без булдырдык! Һәркемнән ишеткән рәхмәт , "елаттыгыз бит", дигән сүзләрне ишеткәч, барыбер җиңел булып китә. Безнең чыгышыбызны көтеп алган һәм зал тутырып килгән тамашачыларыбызга зур рәхмәт!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев