Әтнәдә узган Республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләрне Кала Тау ресторанында бүләкләделәр. Бүләкләрне тантаналы шартларда конкурс судьялары - Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов һәм терлекчелектәге тармаклар үсеше бүлеге начальнигы Сирень Нигъмәтҗанов тапшырды. Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль...
Машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләрне Кала Тау ресторанында бүләкләделәр.
Бүләкләрне тантаналы шартларда конкурс судьялары - Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов һәм терлекчелектәге тармаклар үсеше бүлеге начальнигы Сирень Нигъмәтҗанов тапшырды.
Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль районының "Продпрограмма" агросәнәгать комплексы савымчысы Сания Насыбуллина яулады. Ул абсолют җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк - телевизор, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 20 мең сум күләмендә акча һәм министрлык кубогы белән бүләкләнде.
Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда республика чемпионы исемен Мөслим районы "Ык" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 97,1 балл туплаган савымчы Наталья Жданова алды һәм 1 дәрәҗәдәге диплом, шулай ук кыйммәтле бүләк - суыткыч, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда 2 урынга 97,04 балл туплаган Әтнә районының Ленин исемендәге ҖАХК савымчысы Рәмзия Галиәхмәтова лаек булды һәм 2 дәрәҗәдәге диплом, кыйммәтле бүләк - кер юу машинасы белән, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда 96,1 балл туплап Актаныш районының "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гүзәл Әхмәтова 3 урын алды һәм 3 дәрәҗәдәге диплом, кыйммәтле бүләк - тузансуырткыч белән, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Савым залында сыер саву буенча Әтнә районының "Мәңгәр" ҖАХК савымчысы Сәрия Сабирова 98,25 балл туплап, Татарстан чемпионы исемен яулады һәм 1 дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк - суыткыч, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 15 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде.
Савым залында сыер саву буенча Аксубай районының "Аксу Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Әнисә Хөснетдинова 91,24 балл туплады, 2 урын алды, 2 дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк - кер юу машинасы, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.1300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.3800
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.11100
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.8700
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:006600
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы8000
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.9000
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.10300
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр8800
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.14400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.104700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.44500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика