Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп калмады инде

Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында районның ветеринария станциясе күмәк хуҗалыклардагы 4985 баш мөгезле эре терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация ясады. Моннан тыш лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, 5690 баш терлектән кан алдылар. Мал табибы Салих Шаһиев әйтүенчә, "Шул ук вакытта туберкулезга тикшерү һәм "Сибирка" белән "Эмкар"га каршы вакцинация дә...

Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында районның ветеринария станциясе күмәк хуҗалыклардагы 4985 баш мөгезле эре терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация ясады. Моннан тыш лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, 5690 баш терлектән кан алдылар.

Мал табибы Салих Шаһиев әйтүенчә, "Шул ук вакытта туберкулезга тикшерү һәм "Сибирка" белән "Эмкар"га каршы вакцинация дә ясала. Бүгенге көндә "Шахтер", "Таң" һәм Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләрдән, лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, кан аласы калды".

Мал табибларының тиз һәм намус белән эшләүләрен күздә тотсак, монысы да озакка сузылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев