Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ветеран коесы төзекләндерелде

Олы Әтнә авылының Сарман урамында урнашкан бу коены Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүли абый казыганга һәм үзе исәнендә карап торганга, безнең тирәләр "Дәүли коесы" дип атап йөртәләр аны. "Саклап, карап торсалар, су бик озакка җитәчәк. Тирәнлеге 7 метр, суы бик йомшак...", - дип гел әйтә иде урамыбызның аксакалы безнең белән...

Олы Әтнә авылының Сарман урамында урнашкан бу коены Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүли абый казыганга һәм үзе исәнендә карап торганга, безнең тирәләр "Дәүли коесы" дип атап йөртәләр аны.

"Саклап, карап торсалар, су бик озакка җитәчәк. Тирәнлеге 7 метр, суы бик йомшак...", - дип гел әйтә иде урамыбызның аксакалы безнең белән сөйләшкәндә. Озак итеп, иркенләп, яшьләрне олылап, ихтирам итеп сөйләшә белә иде Дәүли Шәвәли улы Хәкимов. Шуңадыр, аның белән үткәндә-киткәндә еш сөйләшә идек. Дәүли абыйның сугышчан юлын газеталарга язгалаганым булды, үзе исәнендә бик күп хөрмәт тә күрде ул. Хатыны Фатыйма апа, балалары, оныклары гына түгел, бөтен урамыбызның кадерле кешесенә әйләнгән иде. Вакыт дигәнең бик тиз үтә икән, ветеранның мәңгелеккә күчкәненә дә 17 елдан артык вакыт үткән. Коесы булгач, сизмәгәнбез дә. Суга барганда, кайтканда гел аның сүзләрен хәтердә яңартып яшәдек. Берничә мәртәбә ватылгалады кое, авыл җирлеге, үзебезнең урамыбыз кешеләре ярдәме белән гел эшкә яраклы хәлгә китерелде. Чөнки Олы Әтнәнең югары өлешендә яшәүчеләрне су белән тәэмин иткән бердәнбер кое иде ул. Замана алга барган саен үзенең үзгәрешен кертә, Республикабыз Президентының максатчан программалары ярдәмендә урамыбызга иң беренчеләрдән булып диярлек "Чиста су" программасы нигезендә суүткәргечләр сузылды, өйләргә су керттек. Искергән кое су үткәргечен салганда яртылаш җимерелде. Аңа кадәр дә су ала алмый башлаган идек, яңгыр сулары төшеп, су эчәргә яраксызга әйләнде.

Чиста су керде, кое рәсемдәгечә мәсхәрәләнгән хәлдә нәүмиз булып ярты елга якын торды. Җимереп, сүтеп ташларга берәүнең дә кулы бармады... Эшкә барганда 88 яшьлек хатыны Фатыйма әбинең: "Дәүлием исән булса, болай мәсхәрәләнгән хәлдә тормас иде бу кое..." - дип, күз яшен сөртүе күңелгә тигән соңгы тамчы булды.

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән сөйләштек, ул үз чиратында район җитәкчеләре белән. Рәхмәт сугыш ветеранының якты хатирәсен хөрмәтләп, коены яңабаштан эшләтергә рөхсәт биргән районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка, аның ярдәмчеләренә, элек авыл җирлегендә эшләгән Илвир Илдар улы Галиев белән коены эшләтеп бетереп, элмә такта куйдырган бүгенге көндә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләүче Илнур Мөхәммәтшинга. Урамыбыз белән аерып Илсур Илгизәр улы Кәримовка рәхмәт әйтәсебез килә. Күпме хезмәте кергәнен дә, вак-төяк саналган эшләргә күпме чыгым тотканын да ул үзе белә. Масаймый, мактанмый. "Дәүли абый шатланып ятсын, без суын эчеп торыйк", - ди.

Һәм менә "Дәүли коесы"ның яңадан эшләнгәне. Ерактан ук балкып тора, күңелгә аеруча ошаганы: ветеран коесы икәнен язып элгән күрсәтмә такта.

- Рәхмәт укып утырам, Дәүлине, коены, безне зурлаучыларга. Үзе кайтып кергән кебек булды, Аллага шөкер. Яңа Җөлби авылыннан Әтнәгә 1962 нче елда күчеп төштек без, суга ул чакта кытлык иде. 1963 нче елда 5 хуҗалыкка казырга җыенган идек. Су булмагач, авыл җирлеге соравы буенча, урамга эшләттерделәр коены. Дәүли бик күндәм, кешелекле кеше иде, эшләдек. Гомер буе карап торды, рәхмәт, урамыбызда яшәүчеләр дә олы йөрәкле булды. Безгә гел булыштылар. Дәүли белән 52 ел бергә гомер итеп, өч бала үстердек, 1942 елда Бөек Ваатан сугышына китте, 5 ел сугышта булды. Сугыш беткәч тә тиз генә кайтып керә алмады әле. Кайткач колхозда шофер булып эшләде. 1998 елда вафат булды. Коесы гына торып калды, ул да беттеме дигән идек...- дип рәхмәт укый Дәүли абыйның җәмәгате Фатыйма әби.

Ә без коедан су алабыз. Бар да элеккечә кебек. Гомер генә узган, тик шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек югалмаган. Урамыбызда балкып утырган ветеран коесы моңа дәлил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев