Әтнә таңы

Әтнәдә ветеран укытучылар очрашты

Җомга көнне Олы Әтнә урта мәктәбе бинасында районыбызның лаеклы ялдагы ветеран укытучылары очрашты. Әлеге бәйрәмне мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырып, өлкәннәргә бәйрәм ясадылар.

- Ишектән үк каршы алдылар, мәктәпнең китапханә мөдире Розалия Хөсәенова хәлебезне сорашып, тәмле сүзләре белән залга кадәр озатты. Үзебезнең Раилә Фәхретдинова оештырган, алып барган бу чараны бик ошаттык. Видеопроектор аша ветеран укытучыларның да тик кенә ятмыйча, ниләр белән шөгыльләнгәннәрен белдек. Гомәр ага Шакиров китаплар чыгарып өлгергән әнә. "Балкыш" фестивалендә чыгыш ясаучылар да җитәрлек икән, педагогик бәйгегә дә йомгак ясадык, тәэсирләребез белән дә уртаклаштык...- әнә шулай сөйләштеләр өлкән педагоглар. Һәркайсынң үз хатирәсе.

Реклама

Ә мин исем китеп, лаеклы ялдагы укытучы Рубис абый Шакировның залда утырган 70 хезмәттәшен үткән бәйрәмнәр белән котлап, коръән аятьләрен укып багышлаганын тыңлап тордлым. Күңелгә рәхәтлек иңде. Нәкъ менә шундый шәхесләр үсеп килүче буынны да тәрбияләргә тиештер. Ходай Тәгалә шуңа да бу мөхтәрәм укытучыны дин юлына алып килгәндер. Хәер, бер ул гына да түгел. Күп алар, һәм аларның хезмәте алдында баш иярлек. Газетабызның өлкән хәбәрчесе, укытучы Раушан абый Садыйков әнә Иске Җогып авылының тарихын яза, һәр йортның тарихы бергә тупланып, бербөтенгә әйләнә.

Сөйләшер сүзләр күп җыйналган. Җанлы әңгәмә чәй табыны артында, үзләре укыткан укучыларның чыгышларын тыңлап дәвам итте. Зөлфәт Фәхретдинов, Руслан Галимуллинның җырлавын да яратып тыңладылар өлкәннәр.

- Ветеран укытучылар җыйналасын белгәч, Казаннан кайттым бүген. Укытучы халкына, лаеклы ялдагысына да, эшләп торганына да хөрмәтем бик зур, исән-сау булсыннар,- ди җырчы егетебез. Амиин, шулай булсын. Тыныч картлык кичерергә язсын һәрберсенә, алар моңа бик лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: