Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ветераннар өчен телекүпер

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен янә бер бүләк әзерли Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты. Солдатлар өчен уздырылган "телемост"тан барыбыз да хәбәрдар хәзер, һәркайсыбыз канәгать. - Нәкъ менә шундый чараны ветераннар өчен дә эшләп карамакчы булабыз. 11 герой шәһәр белән сөйләштем. Аңлаттым. Кайсының мөмкинлеге юк, күбесе кызыксынып кабул итте. Каршы...

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен янә бер бүләк әзерли Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты.

Солдатлар өчен уздырылган "телемост"тан барыбыз да хәбәрдар хәзер, һәркайсыбыз канәгать.
- Нәкъ менә шундый чараны ветераннар өчен дә эшләп карамакчы булабыз. 11 герой шәһәр белән сөйләштем. Аңлаттым. Кайсының мөмкинлеге юк, күбесе кызыксынып кабул итте. Каршы килүче булмады. Май бәйрәмнәреннән соң беренче телемостны Великий Новгород белән эшлибез. Бу юлы ветераннар аралашачак. "Сугыш барган урыннарны, каберлекләрне күрсәтербез. Рәхмәт йөзеннән концертлар әзерләрбез", -дип күтәреп алдылар герой шәһәрләрнең җитәкчеләре. Бу безгә дә зур җаваплылык өсти, чөнки мондый югарылыкта әле эшләп караган кеше юк. Без башлыйбыз. Аллага тапшырдык.. Уңышлы үтсә, бу тәҗрибә башка хәрби комиссариатларга да керер, дип уйлыйм. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Президенты каршында да хисап тотачакмын,- ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Бу гына да түгел әле. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан әтиләре, ирләре чит җирләрдә ятып калганнарга әнә шул каберлекләргә баруны оештырган хәрби комиссариат. "Арчадан берничә гаилә барып кайтты. Спонсорлар таптык, бу гаиләләрне бушка җибәрәбез. Бара алмаганнарга, ялгыз караучысыз калган әбекәйләргә төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Берсенең түбәсен яптык...."- дип сөйли Алмаз Әгъзәм улы. Ә өлкәннәр рәхмәт укый..."Әҗерен күрсеннәр",-диләр.
Уйлаган эшләү юлын таба шул. Куанырга, сокланырга, хупларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев