Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ветераннарны зурладылар

Бөек Җиңү көне уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасына ветераннарны кунакка чакырдылар.Табын тулы сый-хөрмәт, кайнар коймак.... Әтнә драма театры коллективы өлкәннәргә, бүләк ясап , Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен күрсәттеләр. Сугыш чорын күрмәгән яшь артистларыбыз шул чорны, аның үзәккә үткән авырлыкларын, образга кереп күрсәтә алдылар. Өлкән артистларыыбыз Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин,...


Бөек Җиңү көне уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасына ветераннарны кунакка чакырдылар.Табын тулы сый-хөрмәт, кайнар коймак....
Әтнә драма театры коллективы өлкәннәргә, бүләк ясап , Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен күрсәттеләр. Сугыш чорын күрмәгән яшь артистларыбыз шул чорны, аның үзәккә үткән авырлыкларын, образга кереп күрсәтә алдылар. Өлкән артистларыыбыз Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин, Марат Хәбибуллин белән янәшә яшь артистлар да осталык белән башкардылар. Күзгә яшьләр килде. Алкышлаучылар да, элекке артистларны юксынучылар да булды. "Кайда инде ул Гөлнурлар, Рәфкатьләр кебек уйнау ",- дип әйтүчеләрне дә ишеттем. Бәхәсләшмим, һәркемнең үзенең яраткан артисты була. Аннан соң алар бит сугыш чоры балалары, авырлыкларны күреп үскәннәр. Аларга да үз вакытында кадер-хөрмәт җитеп бетмәгәндер... булганны кадерләргә өйрәник! Театрыбыз яшәсен, киләсе ел бәйрәмнәрен дә күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев