Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә... Вирус йөри...

Узган атнада Казанда 10,7 мең ОРВИ белән авыручы теркәлгән. Бу - эпидемик чиктән 23 процентка артыграк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе. Ә бездә ничек? Үзегез дә ишетәсездер, авыручылар бар, кемнеңдер температурасы югары күтәрелгән, икенчеләрнең эче авырта, кемдер коса, икенчеләр бәдрәфтән керә алмый. "Башын күтәрә алмыйча ятучылар да бар икән",...


Узган атнада Казанда 10,7 мең ОРВИ белән авыручы теркәлгән. Бу - эпидемик чиктән 23 процентка артыграк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе. Ә бездә ничек?

Үзегез дә ишетәсездер, авыручылар бар, кемнеңдер температурасы югары күтәрелгән, икенчеләрнең эче авырта, кемдер коса, икенчеләр бәдрәфтән керә алмый. "Башын күтәрә алмыйча ятучылар да бар икән", дип сөйләштеләр. "Грипптыр бу, әйтмиләрдер генә", дип нәтиҗә ясап куючылар да бар. Ышанып та куясың. Ә табиблар ни уйлый?

  • Вирус бар, авыручылар да, тик Казандагы кебек эпидемик чикне уздык дип әйтә алмыйм. Авырып торалар, тереләләр. Күәмдә булып алды азрак авыручылар, савыктылар. ОРВИ дип әйтәбез, гриппка да охшаш дип берничә кешенең анализларын тикшертергә җибәреп карадык. Төрлечә авыручылар бар, нинди вирус йоктыруга карый. Соңгы вакытта кисәк кенә югары температура белән авырый башладылар. Ике көн бик авыр яталар, грипп та кебек, тик авыруның билгеләре бик охшап бетми. Шуңа күрә районыыбыз халкын кисәтәсе килә: бик ихтыяҗ булмаганда кеше күпләп йөргән, җыелган урыннарга, Казанга бармаска тырышыгыз. Ә өйдә авыручы бар икән, аны изоляцияләргә кирәк, бүлмәләрне җилләтеп, тиешенчә юып-чистартып тору шарт. Оксолин мае, вируска каршы препаратлар кулланып сакланырга була. Авырый калсагыз, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз, югары температура белән йөрергә ярамый,- дип кисәтә район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов.

"Ашыгыч ярдәм" чакырта калсагыз, үзегезнең исем-фамилиягезне, урам исемен әйтеп, авыруыгызны тасвирлагыз да, сүзегезне тәмамлагыз. "Мин шул абыен, беләсен ич инде, ничек белмисен... - болай чакыру дөрес түгел. Авыручылар да бер сез генә түгел икәнен онытмасагыз яхшы. Иң яхшысы, авыртмау билгеле, сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев