Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә волейбол лигасы башланды

Волейбол буенча Әтнә Лигасы башланасы турында хәбәр иткән идек инде. Анда барысы 9 команда катнашырга теләк белдергән. Болар - Әтнә, Күңгәр 1, Күңгәр 2, Комыргуҗа, Күәм, Чишмәле Сап, Яңа Шашы, Дусым һәм техникум командалары. Узган ялларда беренче уеннар да булып үтте. « Шимбә көнне 19.00дә, якшәмбе көнне 12.00 дә волейбол...

Волейбол буенча Әтнә Лигасы башланасы турында хәбәр иткән идек инде. Анда барысы 9 команда катнашырга теләк белдергән. Болар - Әтнә, Күңгәр 1, Күңгәр 2, Комыргуҗа, Күәм, Чишмәле Сап, Яңа Шашы, Дусым һәм техникум командалары.

Узган ялларда беренче уеннар да булып үтте. « Шимбә көнне 19.00дә, якшәмбе көнне 12.00 дә волейбол яратучыларны "Ашыт" та көтеп калабыз", дип хәбәр итте безгә Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев.

Шулай ук 17-19 декабрь көннәрендә Казанда муниципаль хезмәткәрләр арасында үтүче ярышларда Әтнә командасы да катнашачак. Алар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт төрләре арасында көч сынашачаклар. Әтнә данын Фәргат Мөхәммәтгалиев, Алинә Шәрипова,Гөлназ Мусина, Марат Сабирҗанов, Камил Сираҗиев, Альберт Гарипов, Әлфинә Мөхәммәтҗанова, Рамил Гарипов, Наил Сибгатов, Әлфия Садыкова, Сәид Ахмадуллин һәм Инзилә Шафигуллина яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев