Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа чистарту корылмасы булачак

Районыбыз үзәгендә - Олы Әтнә авылының Тукай хуҗалыгы фермасы эчендә урнашкан чистарту корылмасында районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның тырышлыгы һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның булышлыгы белән капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көнгә яңа тәрәзәләр, яңа ишекләр куелып, вак-төяк эшләр башкарылган инде. - Әлеге чистарту корылмасының 2001 нче елдан...

Районыбыз үзәгендә - Олы Әтнә авылының Тукай хуҗалыгы фермасы эчендә урнашкан чистарту корылмасында районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның тырышлыгы һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның булышлыгы белән капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көнгә яңа тәрәзәләр, яңа ишекләр куелып, вак-төяк эшләр башкарылган инде. - Әлеге чистарту корылмасының 2001 нче елдан бирле төзекләндерелгәне юк иде. Күгәрә торган калайдан эшләнгән булуы да файдага булмады. Капиталь төзекләндерү барышында корылма өр-яңадан үзгәртеләчәк. Бөтен җиһаз 100 процент алыштырылачак. Канализация челтәре дә зур үзгәреш кичерәчәк. Түбәсе дә өр-яңадан эшләнәчәк. Кыскасы, барысы да заман таләпләренә яраклаштырып үзгәртеләчәк.Алла боерса, бернинди калдык калдырмый торган чистарту корылмасы торгызылачак. Экологик яктан файдалы булачак. Максат әнә шуны күздә тота...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Төзекләндерү эшләрен безгә таныш булган Газификация фонды башкара. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев