Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа детсад аякка басачак

Сабыйлар авазы тынмасын Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән кабул ителгән программалар нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар торгызыла, яңартыла Татарстанда барлыгы 30 шундый программа эшләп килә, һәм аларның күпчелеге территорияләрнең үсүенә, модернизацияләнүенә юнәлтелгән. Илебездә бик үк тотрыклы булмаган экономик халәт булуга карамастан, Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча программаларның...

Сабыйлар авазы тынмасын

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән кабул ителгән программалар нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар торгызыла, яңартыла

Татарстанда барлыгы 30 шундый программа эшләп килә, һәм аларның күпчелеге территорияләрнең үсүенә, модернизацияләнүенә юнәлтелгән. Илебездә бик үк тотрыклы булмаган экономик халәт булуга карамастан, Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча программаларның барысы да тормышка ашырылып килә. Бу исә республика өчен генә түгел, бөтен илебез өчен игътибарга лаек факт.

" Без быел республика буенча рекордлы сан - 75 балалар бакчасы ачабыз. Сабыйлар өчен барлыгы 10 000 урын булдырылачак. Татарстан тарихында мондый хәл беренче тапкыр. Хәзер иң төп бурыч - бу объектлар буш булмасын иде", - диде Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Лаеш районының Сокуры авылында бакча ачу тантанасында.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика президент программасы бишенче елын эшләп килә. Әлеге объектларны еллык финанслау 2.5 миллиард сумны тәшкил итә. Быел әлеге суммага урта белем бирү йортларын (ә бу 119 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәп) гына түгел , 10 балалар бакчасын ремонтлау да күздә тотылды. Бүгенге көнгә 2015 елгы мәктәпләрне ремонтлау планы тулысынча үтәлгән. Шунысын да әйтергә кирәк, яңа мәктәпләр төзү дә Татарстанда республика президенты программасы буенча тормышка ашырыла. Агымдагы елда республикада 13 яңа мәктәп аякка басачак.

Районыбызның Күшәр авылында нәкъ менә ашушы программа нигезендә 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә. Сабыйларны да,өлкәннәрне дә куандырып, бөтен уңайлыклары булган бина Күшәр авылының кыл уртасында калкып чыкты. Көзге җилләрдә, кышкы бураннарда бала тартып авылның бер башыннан икенче башына йөрүләр тиздән тарих кына булып калачак.

Бүгенге көндә балалар бакчасы төзелешендә 5 бригада хезмәт куя. Аларның берсе штукатур- маляр эшләрен башкарса, берсе электр чыбыклары суза. Шунда ук санузеллар, вентиляция урнаштыручылар да тырыш хезмәт куя.Бакчаның ишек алдын аерым бригада төзекләндерә.

" Балалар бакчасы 25әр балалы ике группага исәпләнгән. Биредә алар өчен ике группа бүлмәсеннән тыш, спорт залы, юыну, киенү- чишенү бүлмәләре, медицина кабинеты булдырылды. Тантаналар өчен аерым зал булачак. Урамда исә сабыйлар махсус спорт мәйданчыгында шөгыльләнәчәкләр", - ди Күшәр балалар бакчасы мөдире Лидия Әскарова.

Бүгенге көндә биредәге балалар бакчасына 34 бала йөреп тора. Тагын 8 бала район мәгариф бүлегендә исәптә тора. Алар өчен 3 тәрбияче, 2 тәрбияче ярдәмчесе, 1әр пешекче һәм кер юуучы хезмәт куя.

Күшәр авылында яңа стандартларга яраклашкан, бөтен мөмкинлекләре булган балалар бакчасы ачылырга санаулы көннәр генә калып бара.. Аның бүлмәләре сабыйлар авазыннан һәрчак гөрләп торсын иде дип кенә телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев