Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа ел башыннан 6 һәлакәт теркәлгән

ЮХИДИ Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдларга чыгу инде күптән традициягә әйләнде. Әнә шундый рейдларның соңгысы вакытында машина йөртүчеләргә барлыгы 10 протокол төзелде. Рейд барышында ике вак юл һәлакәте теркәлде. Аларның берсендә машина йөртүче һәлакәт урынында машина янына тиешле билге куймаган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Бер машина йөртүче...

ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдларга чыгу инде күптән традициягә әйләнде. Әнә шундый рейдларның соңгысы вакытында машина йөртүчеләргә барлыгы 10 протокол төзелде.

Рейд барышында ике вак юл һәлакәте теркәлде. Аларның берсендә машина йөртүче һәлакәт урынында машина янына тиешле билге куймаган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Бер машина йөртүче транспорт чарасын җәяүлеләр юлында калдырган. Бу билгеле, ЮХИДИ хезмәткәрләренең үткен карашыннан читтә кала алмады. Тагын бер машина йөртүче укылмый торган номерлары өчен туктатылды. Ике җәяүлегә юлны тиешле урында чыкмаган өчен протокол төзелде. Бер исерек машина йөртүче туктатылды, машинасы штрафстоянкага озатылды.

Яңа елның беренче атнасында барлыгы 6 вак юл һәлакәте килеп чыккан. Дүрт җәяүлегә юлны тиешле урында чыкмаган өчен протоколлар төзелгән. Алты машина йөртүче каеш такмаган, икесе балалар өчен махсус утыргычсыз булган, берсе документларын өйдә онытып калдырган, тагын берсе страховкасыз йөргән, бер исерек машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Страховкага язылмаган килеш рульгә утырган машина йөртүчегә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Алты машина йөртүчегә транспорт чарасы техник яктан төзек булмаган өчен протокол төзелгән. Мондый хәлдә булган машина йөртүче көндез булса - бер, кичке якта булган очракта - ике: берсе төзек булмаган өчен, икенчесе - номеры укылмаган өчен протокол төзелеп, җаваплылыкка тартыла, - ди ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев