Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Яңа ел бүләге кемнәргә биреләчәк?

Әй ул Кыш бабай бүләген көтүләр... бүләгеннән бигрәк нәкъ менә шул көтүләре сагындыра. Балачакның татлы мизгелләре. Быелгы Кыш бабай кемнәргә алып киләчәк бүләкләрне? Әлбәттә, районыбыз мәктәпләрендә укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләргә булачак бүләкләр. Бу хакта мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова хәбәр итте. Бүләкләр һәр елдагыча мәктәпләрдә укучы I-X сыйныф укучыларына...

Әй ул Кыш бабай бүләген көтүләр... бүләгеннән бигрәк нәкъ менә шул көтүләре сагындыра. Балачакның татлы мизгелләре. Быелгы Кыш бабай кемнәргә алып киләчәк бүләкләрне?

Әлбәттә, районыбыз мәктәпләрендә укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләргә булачак бүләкләр. Бу хакта мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова хәбәр итте.

  • Бүләкләр һәр елдагыча мәктәпләрдә укучы I-X сыйныф укучыларына биреләчәк. Бер бүләкнең бәясе -260 сум. Балалар бакчаларына йөрүче сабыйларыбыз да алачак Кыш бабай бүләген, анысы бер балага - 230 сум. Мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең үзләренә дә булачак яңа ел бүләге, монысын үзебезнең профсоюз оешмасы бирә, анысының бәясе-250 сум.

Мәктәптә укый алмаган, әниләре эшлэмэгэн инвалид балаларны да онытмаячак Кыш бабай. "Инвалид балаларга яңа ел бүләген авыл җирлекләре әзерләячәк. Бер генә инвалид бала да бүләксез калырга тиеш түгел",- диде район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов.

Игътибарлы булсак иде, "Балалар - безнең киләчәгебез", замана никадәр генә кырысланса да, әле бу гыйбарәнең үзгәргәне юк. Шуңа күрә һәр гамәлебез уйланган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев