Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа елдан яңа законнар

Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары»...

Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак.

Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары» почта аша килеп җиткәнче шактый көн үтә. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә.

Яңа елдан пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең күләме үзгәрә. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга ул - 280 сум, азрак керемле пенсионерларга 427 сум булачак. Юлда йөрү өчен бердәм айлык социаль билет олыларга - 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.

2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыккан хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 50 процент ташламадан, телефонга түләгәндә, субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый.

Киләсе елның 1 февралендә эш­ләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексация­ләнәчәк. Хезмәт куючы пенсионерларга бу яңалык кагылмый.

Балалар бакчасына түләү арта. Бәяләр уртача 8 процентка күтәреләчәк.

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү бәясе арта. Газга бәя арту - 7,5, электр уты өчен - 7, су белән тәэмин итү һәм канализация - 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент тәшкил итәчәк.

80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капремонтка взнос алынмаячак. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге закон 1 гыйнвардан үз көченә керәчәк. 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев