Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа мәдәният йорты ачылды

Мәдәният йортлы, бакчалы булдык Тормышлар авыр, заманнар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күрүдән күңел сөенә. Менә минем дә туган авылым Күшәрдә бер ел эчендә 3 зур вакыйга булды. Беренчесе күптән хыялланган бөтен уңайлыклары булган ФАП ачылу булса, икенчесе балалар бакчасы һәм мәдәният йортының...

Мәдәният йортлы, бакчалы булдык

Тормышлар авыр, заманнар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күрүдән күңел сөенә.

Менә минем дә туган авылым Күшәрдә бер ел эчендә 3 зур вакыйга булды. Беренчесе күптән хыялланган бөтен уңайлыклары булган ФАП ачылу булса, икенчесе балалар бакчасы һәм мәдәният йортының ачылуы. Әлеге вакыйганы авылның һәркешесе зур түземсезлек белән зарыгып көтеп яшәде. Мондый олы бәхет Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының максатчан программасы нигезендә тормышка ашырылды. Кыска гына вакыт эчендә авылның үзәгендә бер-бер артлы өч мәһәббәт биналарның сафка баса баруын күреп, аның тизрәк кулланышка тапшырылуын көтеп яшәде авыл халкы. Шөкер, республикабыз елдан - ел чәчәк ата. Татарстан дөньякүләм масштабларга чыккан дәвердә шул бай тарихлы республикабызның нигезен тәшкил иткән авылларга шундый зур игътибар булуын күрү күңелләрдә зур горурлык хисләре тудыра. Зур чыгымнар тотып, балалар бакчасы, мәдәният йортлары төзелә. Болар барысы да авылның киләчәген күз уңында тотып эшләнә. Киләчәк буынны кайгыртып, аның рухи саулыгы өчен җавап бирүче мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирүләре җитәкчеләребезнең ни дәрәҗәдә зирәк акыллы булуларына ачык мисал. Нәтиҗәдә, туган авылымда да 14 ноябрь көнне тантаналы рәвештә районыбыз башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улының фатыйхасы белән хәерле сәгатьтә дип балалар бакчасы һәм мәдәният йорты ачылып, үз эшен тулы көченә башлап җибәрде. Бу көнне авылым да чынлап торып бәйрәм рухы хөкем сөрде. Хәттә ничә көн рәттән яуган карлы-яңгыр туктап, иртәдән үк чалт аяз күк йөзендә кояшның елмаюы күңелләргә нур өстенә нур сибеп торды. Шул рәвешле, табигать тә үз фатыйхасын бирде кебек. Җылы, бөтен уңайлыклар тудырылган балалар бакчасына йөрүче рәхмәтле нәниләрнең ихлас күңелдән сөйләгән шигырь юлларын тыңлаганнан соң, билгеләнгән сәгатьтә җитәкчеләребез тантаналы рәвештә мәдәният йорты ишекләрен ачып җибәрде. Эчкә узгач, һәр адым саен, югары дәрәҗәдә эшләнгән матурлыкны күреп, һәркем үзен бөтенләй башка мохиткә эләккәндәй хис иткәндер. Җылы, иркен, якты залга узгач, Казан сәхнәләренә тиңләшерлек сәхнәне күреп, олы абый-апаларның: "Шушы яшькә җитеп, гап-гади авылыбызда мондый зәвыклы мәдәният йорты булыр дип уйлый да алмый идек", - диләр. Чынлап та шулай! Совет чорыннан калып, ишелергә торган мәдәният йортына ияләшкәнгә күрә мондый мәһәбәт бина авылдашларымның төшенә дә керми иде. Әлбәттә, бурычлар турында да онытып бетерергә ярамый. Җитәкчеләр мәдәният йортын төзеп, кулануга тапшыру бурычын үтәсә, авыл халкының да олы бурычы - мәдәният йортын бүгенгедэй төзек, чиста халәттә саклап, киләчәк буыннарга да үрнәк хәлдә тапшыру.

Бөтен җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән мәдәният йорты директоры Галиева Лилия апа үзе дә бу шатлыклы вакыйгага һаман да ышанып бетә алмый. Иске бинадагы авырлыкларга зарланмый эшләп өйрәнгәнлектән мондый гаҗәеп матур мәдәният йортында җиң сызганып, тырышып эшлисе дә эшлисе дип канатланып йөргән көннәре аның.

Тантаналы чыгышлардан соң, шушы авылда туып, татар эстрадасының якты йолдызына әйләнгән Рәшит Ваһапов, Татар моңы, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе" фестиваленең лауреаты Азат Фазлыев үзенең иҗатташ дуслары белән авыл халкына олы бәйрәм бүләк итте. Шунысын да әйтергә кирәк авыл халкының мондый шәп концертны әле күргәне юк иде. Авылыбыз өчен иң истәлекле көндә Азат һәм Алсу Фазлыевларның мәдәният йортында кабатланмас концерт куюлары тарихи вакыйгага тиң булды. Мөмкинлектән файдаланып, аларга кабаттан авыл халкы исеменнән шушы мөһим көндә хөрмәт итеп кайтып, җыр-моңлы тамаша бүләк иткәннәре өчен олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез! Киләчәктә даими рәвештә шушы мәдәният йортында онытылмас очрашулар насыйп булсын! Районыбыз халкын да мәдәният йортында кунакка көтеп калабыз!

Сүземне йомгаклап әлеге матур бинаны аякка бастырып, бүләк иткәннәре өчен төзүче оешмага һәм иң мөһиме Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына, төзелешнең һәр нечкәлекләренә кадәр контрольдә тоткан районыбыз хакимияте башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улына Алланың мең рәхмәте яусын! Җаваплы хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар, гаилә иминлеге, хәерле-имин гомерләр телим!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев