Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа операция башланды

"Юлларда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр " Пешеходный переход" операциясе башланып китте. Әлеге операция кысаларында җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәве тикшереләчәк", - дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев. Шул ук вакытта узган атна барышында 4 җәяүле киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау, 10 машина йөртүче куркынычсызлык...

"Юлларда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр " Пешеходный переход" операциясе башланып китте. Әлеге операция кысаларында җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәве тикшереләчәк", - дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев. Шул ук вакытта узган атна барышында 4 җәяүле киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау, 10 машина йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган өчен, 12 се тизлекне тиешледән арттырган өчен, 1 машина йөртүче машина йөртү хокукы биргән таныклыкны өйдә онытып калдырган өчен, 2 машина йөртүче номерлары пычрак булган өчен, 6 машина йөртүче страховка срогы чыккан өчен, тагын берсе руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бер йөртүче юл фаҗигасе булган урыннан машинаны күчереп куйган өчен , тагын берсе йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен штраф түләячәк. Атна барышында бер вак юл һәлакәте дә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев