Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа техник регламент көченә керде

Азык-төлек продукцияләре җитештерүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар игътибарына. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1-нче июленнән Таможня берләшмәсенең "Азык-төлек продукцияләреның куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011). Әлеге Техник регламентның 10-нчы маддәсе нигезендә, азык-төлек продукцияләре җитештерү белән шөгелләнүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар җитештерү процессын ХАССП таләпләренә буйсынып башкарырга...

Азык-төлек продукцияләре җитештерүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар игътибарына.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1-нче июленнән Таможня берләшмәсенең "Азык-төлек продукцияләреның куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011).

Әлеге Техник регламентның 10-нчы маддәсе нигезендә, азык-төлек продукцияләре җитештерү белән шөгелләнүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар җитештерү процессын ХАССП таләпләренә буйсынып башкарырга тиеш. (ХАССП: инглиз транскрипциясендә : Hazard Analysis and Critical Control Points; рус телендә: анализ рисков и критические точки контроля).

ХАССП системасы азык-төлек җитештеру, саклау һәм сату процессының теләсә кайсы ноктасында иминлекне тикшерүне, саклауны һәм тормышка ашыруны тәэмин итә. Бу системада һәр даим тәңкыйть контроль нокталарда хасил булырга мөмкин булган хәтәрлекләрне, бигрәк тә азык-төлекне куллану белән бәйле булган хәтәрлекләрне булдырмауга, яисә аларны кулланырга яраклы дәрәҗәгә кадәр зарарсызландыруны тикшереп торуга аерым игътибар бирелгән.

Җитештру процессына, ХАССП алымнарына буйсынып эчке тишеруне җайга салмаган юридик затлар эшмәкрләр һәм гражданнар Россия Федерациясенең Административ хокуклар бозу турындагы кодексының 14.43 маддәсе нигезендә җавапка тартылырга тиешләр. Әлеге маддәдә, Техник регламентта каралган таләпләрне утәмәгән гражданнарга бер меңнән алып ике меңгә кадәр, эшмәкәрләргә егерме меңнән алып утыз меңгә кадәр, юридик затларга йөз меңнән алып өч йөз меңгә кадәр штраф салу каралган. Әгәр дә, шул ук гамәлләр халыкка, хайваннарга, әйләнә-тирә мохитка зарар китерсә, яисә зарар китерү мөмкинлеге тудырса, бу очракта таләпләрне утәмәгән гражданнарга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр, эшмәкәрләргә утыз меңнән алып кырык меңгә кадәр, юридик затларга өч йөз меңнән алып алты йөз меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.

Россельхознадзорның Татарстандагы Идарәсе белгече Маметов З.Х.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев