Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә яңа торак төзелә

Яңа торак сафка басачак Күшәр күмәк хуҗалыгында тиздән яңа торак комплексы эшли башлаячак. 800 баш сыерга исәпләнгән әлеге комплекска узган елны ук нигез салынган. Төзелешнең подрядчигы - Арчадан ИП Төхвәтуллин. Әлеге шәхси эшмәкәр бригадасы егетләре район хуҗалыкларына яхшы таныш. Алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районда бик күп яңа комплекслар үсеп чыкты....

Яңа торак сафка басачак

Күшәр күмәк хуҗалыгында тиздән яңа торак комплексы эшли башлаячак.

800 баш сыерга исәпләнгән әлеге комплекска узган елны ук нигез салынган. Төзелешнең подрядчигы - Арчадан ИП Төхвәтуллин. Әлеге шәхси эшмәкәр бригадасы егетләре район хуҗалыкларына яхшы таныш. Алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районда бик күп яңа комплекслар үсеп чыкты.

Яңа төзелеп килгән комплекста 400әр баш сыерга исәпләнгән ике сыер торагы, саву залы һәм бозаулату торагы булачак. Бүгенге көндә биредә монтаж эшләре бара, шушы көннәрдә стеналарына сэндвич панельләр кайта башлаячак.Торакларга Вестфалия немец компаниясе җитештергән җиһазлар куелачак дип көтелә.

  • Эшне узган ел җәй башлаган идек. 8 кешелек бригада эш алып бара. Комплекс 2016 елның көзендә тапшырылырга тиеш. Аңарчы эшне тәмамларбыз дип уйлыйм, - ди егетләрнең бригадиры Рәшит Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев