Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә яңа һәйкәл ачылды

Бәрәзә авылыннан сугышка барысы 460 кеше алына. Шуларның бары 222 генә исән-сау туган якларга кайту насыйп була. Әнә шул сугышта катнашканнар, ил өчен, Ватан өчен башларын салганнар хөрмәтенә Бәрәзә мәктәбе каршында мәһабәт һәйкәл калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бигрәк тә зур шатлык белән кабул ителде. "Аллага шөкер, хәзер үзебездә...

Бәрәзә авылыннан сугышка барысы 460 кеше алына. Шуларның бары 222 генә исән-сау туган якларга кайту насыйп була. Әнә шул сугышта катнашканнар, ил өчен, Ватан өчен башларын салганнар хөрмәтенә Бәрәзә мәктәбе каршында мәһабәт һәйкәл калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бигрәк тә зур шатлык белән кабул ителде. "Аллага шөкер, хәзер үзебездә дә һәйкәл бар, күрше авылга барып йөрисе юк, чәчкәләрне монда салырбыз", - дип куанышкан авыл халкына бу зур бүләк иң беренче чиратта Ленин күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Хәйруллин һәм авылның "меценаты", эшмәкәр Рәшит Гайнетдиновның матди ярдәме белән эшләнгән. Билгеле инде, әлеге изге эштә авыл кешеләре белән бергә укытучылар коллективы, авыл җирлеге дә читтә калмаган. Бәрәзә - Әтнә районының капкасы диләр бездә. Әнә шул капкадан килеп кергәч, уң якта, мәктәп алдында горур булып басып торган һәйкәл - яшь буынга хәтер сакчысы ул. Бүтән мондый афәт кабатланмасын, аналар зар еламасын, ятимнәр күз яше таммасын - бирегә җыелган өлкәннәрнең дә, килгән кунакларның да теләге бер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев