Әтнәдә яңгыр ява
Яңгыр ява Яңгыр тамчылары энҗе кебек җиргә сибелә: кайсы бии, кайсы йөгерешә. Кайсы тама үлән очларына, Кайсы тама җанның кара почмагына... Яңгыр ява! Чыланудан куркып, кайсы чаба, кемдер йөгерә. Ә кайсысы йөзен шул яңгырга куеп, сабый бала кебек сөенә... Яңгыр ява! Безнең яшәешкә Гаҗәпләнгән кебек Күкләр дә. Табигатьне генә түгел,...
Яңгыр ява
Яңгыр тамчылары
энҗе кебек җиргә сибелә:
кайсы бии, кайсы йөгерешә.
Кайсы тама үлән очларына,
Кайсы тама җанның кара почмагына...
Яңгыр ява!
Чыланудан куркып,
кайсы чаба, кемдер йөгерә.
Ә кайсысы йөзен шул яңгырга куеп,
сабый бала кебек сөенә...
Яңгыр ява!
Безнең яшәешкә
Гаҗәпләнгән кебек Күкләр дә.
Табигатьне генә түгел,
Безнең күңелләрне
Чистартмакчы бүген Җир-Ана!
Чистарасы килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев