Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ялгыз карчыкларның да зары бар

Без сезне тыңлыйбыз Әтнәдә ялгыз карчыкларның да зары бар Хөрмәтле журналистлар! "Әтнә таңы" газетасы аша күп кенә сорауларга җавап алабыз. Шуңа күрә Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Без, Луиза һәм Рита Садыйковалар, ялгыз карчыклар. Узган ел апам Луизага инсульт булып, менә инде бер ел ул урын өстендә ята. Сентябрь аенда аңа...

Без сезне тыңлыйбыз

Әтнәдә ялгыз карчыкларның да зары бар

Хөрмәтле журналистлар! "Әтнә таңы" газетасы аша күп кенә сорауларга җавап алабыз. Шуңа күрә Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Без, Луиза һәм Рита Садыйковалар, ялгыз карчыклар. Узган ел апам Луизага инсульт булып, менә инде бер ел ул урын өстендә ята. Сентябрь аенда аңа I группа инвалидлык билгеләделәр. Ул хәзерге көндә Әтнәдә яши, аңа бушлай дарулар, памперс һ.б. бирелергә тиеш. Ләкин инде бер ел дару да ала алган юк, башкасы турында әйтеп тә торасы юк... Белгечләр белән киңәшеп берничә сорауга җавап бирә алмассызмы?

а) Больницага килгән авыруларга, табиб ничәдә карый аласын билгеләп булмыймы? Чөнки ике-өч сәгать көтеп утырабыз. Бушлай ала торган даруларны кем яза һәм бирелү срогы кайчан? Кем билгели?

б) Социаль яклау бүлегендә инвалидны карау, тәрбияләү өчен кеше билгели алалармы һәм аңа ничә сум түләргә?

Рита Садыкова,

Олы Әтнә авылы.

Хөрмәтле Рита апа! Сезнең хаттагы сорауларга җавап таабар өчен район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов, "Изгелек" социаль яклау үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова, Әтнә пенсия бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева белән сөйләштем. Һәм үзем аңлаганча гына аларның җавапларын сезгә җиткермәкче булам.

- Больницада табиб шул сәгатьтә кабул итә, дип төгәл вакытны билгеләп булмый, төгәл вакытын күрсәтеп электрон язылу кертеп карадык, тик ул эшләп китә алмады. Элеккечә чират буенча керүне уңайлы санадылар. Табиб анализлар әзер булмыйча, карый алмый. Ә анализлар әзер булуның, мәсәлән, кан, сидек анализының, төгәл вакыты бар, аны арттырып та, киметеп тә булмый. Анализлар әзер булгач, әнә шул үз чиратыгыз нигезендә кабат табибка керәсез, бу хакта һәркем хәбәрдар. Бушлай ала торган даруларны сезгә инвалидлык бирү кирәклеген күрсәткән республика табиблары яза. Безнең табиблар шул табибларның күрсәтмәләрен күчереп кенә язалар һәм исемлеккә кертәләр, без бушлай ала торган дарулар билгеләмибез. Моннан тыш социаль пакет дигән әйбер бар, анысы 1 октябрьгә кадәр хәл ителә. Бу турыда күп сөйлибез, күп язасыз, әгәр мөмкинлеге чикле якташларыбыз социаль пакетны сайлыйлар икән, аларга тиешле дарулар федераль, региональ исемлек буенча аптекага кайтып тора; без исемлекне, кайсы дару кайчан кайта, аны шул кеше кайчан килеп ала, я шәфкать туташлары аңа үзләре илтеп тапшыра... - барысын да күзәтеп, карап торабыз. Шундый исемлек үземнең кабинеттагы ноутбукта да бар һәм мин, шәхсән үзем, бу даруларның бирелүен контрольдә тотам. Дарулар вакытында бирелә, сезгә кирәкле даруның үзе булмаса, алыштыра торганы кайта. Аптекада да бу уңайдан тәртип. Ә кайткан даруларны барлау һәм язып бирү өчен Лилия Равил кызы Солтанова җаваплы. Ә Рита апага килсәк, мин бездәге исемлектә аны күрмим. Соравы булып килгән, кергән кешене берәү дә кире бормый, җавап бирергә тырышабыз...- дип аңлатты баш табиб Азат Харис улы.

Ә ник дарулар исемлегенә кермәгәнсез, Рита апа, бу хакта район пенсия фонды белгечләре аңлатты. Луиза апаның барлык документлары теркәлгән "Дело"сы Арча пенсия фондында икән. Әтнәдә дарулар исемлегенә кереп, башка ташламалардан да файдалану өчен, сезгә Арча пенсия фондына барып, гариза язып, Луиза апаның "Дело"сын Әтнә пенсия фондына алып кайтырга кирәк. "Шунсыз Луиза апаны базадагы исемлеккә кертеп булмый, без хәтта аның социаль пакетка кергәнме, юкмы икәнлеген дә белмибез. Бу документлар кайткач, Рита апа, ышаныч кәгазен нотариуста раслатып, Луиза апа исеменнән йөрергә, документлар тутырырга хокуклы була", - диделәр Әтнә пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре. Менә шул сәбәпле, сез Луиза апага тиешле даруларны бер ел дәвамында ала алмагансыз, хәзер дә ала алмыйсыз.

Памперсларга килсәк, аларына заявканы "Изгелек" социаль үзәге белгече Гөлназ Нигъмәтуллина тутыра. "Мин заявкаларны кеше килу белэн тутырам, тик кайтуы миннэн тормый, азрак тоткарланды, бу бар кешенеке дә шулай, бөтен памперслар, бирелмәгәннәрен дә исәпкә алып, агымдагы елның декабрендә кайтачак, тапшырылачак дилэр республика белгечлэре...", - диде социаль үзәк белгече.

"Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан мөмкинлеге чикле кешегә тәрбияләр өчен кеше билгеләп була. Моның өчен авыл җирлегеннән, район үзәк больницасыннан авыруның диагнозы һәм ярдәмгә мохтаҗ булганлыгын раслап бирелгән белешмәләр кирәк. "Без билгеләгән социаль хезмәткәр аптекадан дарулар, кибеттән продуктлар алып кайтып биреп, кайбер эшләрегезне эшләргә булышачак, тик ул авыруның янәшәсендә утырып, аны бакмый, бу аның вазыйфасына керми... Акча түләү һәм билгеләү бу очракта Рита апаның кеременә карап билгеләнә, ул күп түгел..." - дип аңлатты социаль үзәкнең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Зөлфия Мортазина.

Рита апа! Күңелегезгә авыр кабул итмәгез, Арчага барып документларны алып кайтып, аларны рәсмиләштереп бетерү эшен Сез үзегез башкарырга тиеш. Чэнки сезнен имзагыз кирэк.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев