Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яллар күңелле һәм файдалы үтә

Шулай дип саный Яңа Шашы янгын сакчылыгы башлыгы Рәис Нәсихов.

Яңа Шашы урта мәктәбе каршында оештырылган җәйге лагерь, июнь аенда 15 бала өчен үзенең ишекләрен ачты. Балалар өчен бөтен төр шартлар тудырылган. Төзелгән план нигезендә 9 июнь көнне балалар янына, чакыру буенча, Яңа Шашы сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре килде. Очрашу күңелле узды.

Балалар янгын сакчылыгы кагыйдәләрен өйрәнеп кенә калмадылар, хәзер алар өчен "ствол", "рукав", "спасательная веревка" дигән сүзләр дә яңалык түгел. Нәрсәгә кирәк, ничек кулланалар дип сорасагыз, ачык җавап алырсыз. Моның шулай икәнен кабат 22 июнь көнне янгын сакчыллыгы бүлегендә үткәрелгән очрашу күрсәтте.

Янгын сүндерү машинасының төзелеше, эчендәге җиһазлар балаларда зур кызыксыну уятты. Ул викторина, үзара ярышлар белән дәвам итте. Актив катнашкан Илсаф Нәзиров - грамотага, Алинә Корбанова бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев