Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә янгынга каршы көрәшәләр

Профилактик караулар уздырылды Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге 2016 елның 18 сентябрендә узачак сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында , шулай ук сайлау вакытында гадәттән тыш хәлләргә вакытында чара күрү максатыннан чыгып, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге һәм ТР Арча районы буенча...

Профилактик караулар уздырылды

Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге 2016 елның 18 сентябрендә узачак сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында , шулай ук сайлау вакытында гадәттән тыш хәлләргә вакытында чара күрү максатыннан чыгып, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге һәм ТР Арча районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге белән берлектә сайлаулар узасы объектларда, шул исәптән территориаль сайлау комиссиясе эшлисе һәм бюллетеньнәр сакланасы объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен карап, саклау максатыннан профилактик караулар уздырды.

Профилактик карау вакытында сайлау узасы биналарның керү-чыгу юлларына, автоматлаштырылган янгын системасы җиһазларының төзеклегенә, янгын була калган очракта кешеләргә хәбәр итү системасының төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү җиһазларының барлыгына, бинаның су белән тәэмин ителешенә, электр җиһазларының төзеклегенә аеруча игътибар ителде. Берүк вакытта объектта хезмәт күрсәтүче персоналның янгын була калган очракта эвакуция юлларыннан ничек хәрәкәт итәчәге тикшерелде.

Рөстәм САФИН ,

Арча һәм Әтнә районнары буенча МОНД җитәкчесе, подполковник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев