Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ясалма каршылыклар кайтавазы

Газетабызның 9 октябрь санында "Игътибарлы булыгыз!" дип кисәтеп, Әтнәнең үзәк юлларына ясалма каршылыклар куелачагын хәбәр иткән идек. Озак та үтмәде бу каршылыклар куелды. Үзәк урамнан зур тизлектә үтүче машиналар теләмәсәләр дә тизлекне киметеп үтәргә мәҗбүрләр хәзер. Бу уңайдан социаль челтәрдәге "Контактта", газетабызның ачык группасында, газета укучыларыбыз үзләренең фикерләре белән аралашып...

Газетабызның 9 октябрь санында "Игътибарлы булыгыз!" дип кисәтеп, Әтнәнең үзәк юлларына ясалма каршылыклар куелачагын хәбәр иткән идек. Озак та үтмәде бу каршылыклар куелды. Үзәк урамнан зур тизлектә үтүче машиналар теләмәсәләр дә тизлекне киметеп үтәргә мәҗбүрләр хәзер. Бу уңайдан социаль челтәрдәге "Контактта", газетабызның ачык группасында, газета укучыларыбыз үзләренең фикерләре белән аралашып та алдылар. Менә шул фикерләрне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык, чөнки игътибарга алырдайлары да бар.

Венера Низамиева: "Күптән кирәк иде",

Лилия Сабирова: "Артык текә булуы гына начар",

Рифат Набиуллин: "Знак тормый! Машинаны ватарга була!",

Сания Газизова: Җәяү йөрүчеләргә бигрәк тә юл юк. Ә балалар юлга чыгалар, мәсәлән, без авылга кайтканда бер бала велосипед белән берүзе олыларсыз бара иде. Хәзер яңгырлар башлана, машиналар чаба башлыйлар, пычрагы юлдагы кешегә чәчри. Шул турыда да уйларга кирәк, бәлки кисәтү ясап буладыр, чара күрергә кирәктер. Юлдагы тәртипне саклаучы инспекторлар моңа да игътибар итсәләр әйбәт булыр иде.

Җәяүлеләр юлы турында Олы Әтнәдә яшәүче өлкәннәр дә еш әйтә, "Карл Маркс урамына җәяүлеләр өчен тротуар ясап булмыймы икән, олы юлдан йөрибез, хәзер машина бик күп, күреп тә бетерә торган түгел, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә куркыныч олы юл, Олы Әтнә авыл җирлеге җитәкчеләре бу хакта да уйлансыннар иде", - ди шул урамда яшәүче Сәлимә апа да. Һәм дөрес әйтә. Тар булса да, җәяүлегә үз юлы кирәк.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев