Әтнә таңы

Әтнәдә “Яшәү яме” Камилә апа белән бәйле

Әтнәдә "Яшәү яме" Камилә апа белән бәйле Әтнә кызы, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Зөлфия Мөхәммәтова "Яшәү яме" дип исемләнгән китап чыгарды. Сүрия МИНГАТИНА Китап Яр Чаллы шәһәренең шәхси эшмәкәре Нуртдинова Эльвира Рафис кызы җитәкчелегендәге оешмада нәшер ителгән. Автор Күшәрдә яшәүче Камилә апа белән Яхъя абый Закировларның кызы - Зөлфия Мөхәммәтова...

Әтнәдә "Яшәү яме" Камилә апа белән бәйле

Әтнә кызы, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Зөлфия Мөхәммәтова "Яшәү яме" дип исемләнгән китап чыгарды.

Сүрия МИНГАТИНА

Китап Яр Чаллы шәһәренең шәхси эшмәкәре Нуртдинова Эльвира Рафис кызы җитәкчелегендәге оешмада нәшер ителгән. Автор Күшәрдә яшәүче Камилә апа белән Яхъя абый Закировларның кызы - Зөлфия Мөхәммәтова "Китап язуда булышкан һәрбер хикәя авторына чиксез рәхмәтемне җиткерәм", - дип язган. Китапка Камилә апа белән Яхъя абый турында язган "Эчем тулы шатлык, сөенеч..", "Яшәгән саен ярату көчәя генә ул" дип исемләнгән ике язмам кергәнгә, әлеге китапны Камилә апа миңа да бүләк итте.

Һәм мин ничә көн сокланып "Яшәү яме" дип исемләнгән китапны укыйм. Укырга шундый рәхәт... Автор кереш сүзендә "Хөрмәтле укучым! Синең алдыңда минем тәүге китабым. Аның һәр бите тыйнаклык һәм сабырлык таләп итә. Мин монда ниндидер катлаулы мәсьәләләр күтәрергә алынмадым. Бары тик еракта, офыклар артында, балачак күңелендә уелып калган тирән хатирәләрне бераз гына булса да яктыртып китәргә дип уйладым. Китапның нигезендә әти-әниемнең тормышы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге...", - дип язган.

Реклама

...Мин үземне белә-белгәннән әнием белән әтиемнең тормышына сокланып карадым. Үземнең тормышымны да аларныкы кебек итеп корырга тырыштым. Тормыш иптәшемне дә әтиемә охшатып сайладым. Ходайның "Амин" дигән сәгатенә туры килгәндер, Аллага шөкер, әллә әбиләремнең хәер-фатихасы кабул булды микән, миңа Ходай нәкъ менә әтием кебек уңган, булган ир насыйп итте. Мин бик бәхетле! Бизмәннәргә салып үлчәп булмаса да, мин бәхетемнең олау-олау булып өстемә ауганын аңлыйм. Әтием белән әнием идеал кеше булдылар дип горурланып әйтә алам. Чөнки алар кебек кешеләр сирәк. Шатлыклары эчләренә сыймаган чакта, барлык тирә-юнь ишетерлек итеп кычкырасы килгән вакытлары да, биеклекккә күтәрелеп егылып төшкән чаклары да булгандыр аларның. Ләкин алар сабыр була белделәр. Мәрхәмәтсез тормыш сындырам, сындырам, барыбер сындырам диеп сынаганда да сынмадылар, сыгылмадылар алар. Фани дөньяның яменә сокланып, куанып, әле дә уйлары, фикерләре белән әллә ниләр майтаручы, төп йортыбызның утын сүндермичә яшәп ятучы әтием белән әнием - кабатланмас шәхесләр! Нәкъ менә безнең әти белән әни безнеке, бары тик безнеке булганы өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтле. Төпле, ныклы булырга, хәтта вак-төякләргә дә югары күзлектән карарга, кешеләр белән сөйләшә белергә, гозерләрен кире какмаска, каррарларны уйлап кабул итәргә дә мин алардан өйрәндем. Китап язу теләге күңелемдә инде күптән туса да, тормыш мәшәкатьләре өстенрәк була килде... Язган барлык хатирәләрне барлый торгач, күңел тулды. Тулып кына калмады, бәреп чыкты, аннан соң тын гына акты да акты, акты да акты....Мышкылдый, мышкылдый мин тулысы белән хисләрем дәрьясына бирелдем. Башыма килгән беренче уй: мин бит "Ватаным Ттатарстан" газетасына мәкалә язмыйм, китап өчен язылган бу язмам гел башкача булырга тиеш. Укыган һәркемнең йөрәген урыныннан куптарып, күңел күзәнәгенә үтеп кереп, дулккынландырып, үзе белән ияртеп алып китәргә тиеш. Шул вакытта гына башлаган эшем тулысынча башкарылды диеп саный алам....- дип яза башлаган Зөлфия.

Зөлфиянең язганының бер өлешен сезгә дә тәкъдим иттем. Тик торганда түгел, китапның нинди күңел җылысы белән язылганын сез дә тойсын өчен! Бу китапны укырга теләк барлыкка килсен өчен яздым.

"Яшәү яме" нең 126 бите дә үзенә шулай тарта. Уйландыра, сокландыра... һәм яшәргә өйрәтә. Яңа тормыш корганнар өчен дә, үзенә урын таба алмаганнар өчен дә бу китап өстәл китабы булырлык. Камилә апа белән Яхъя абыйга ничек сокланып кайткан булсам, алар турында язылган бу китапны да әнә шулай укыдым. Һәм һәркайсыгызның укуын теләр идем. Китапны, китапханәдә булмаса, үзләреннән бер данәсен булса да сорап алырга кирәк. Бу гаилә тыйнаклыкта ярыша ала, шулай булгач алар китапны өләшеп йөрмәсләр, сорасаң бирми калмаслар. Ә китап халыкка кирәклеләр рәтендә йөриячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: