Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яшәүче 90 яшен каршылый

Күңгәр авылында яшәүче Сания Мөхәмәтгали кызына 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов һәм Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Гөлназ Гарипова котлады. Сания әбигә күз тимәсен, әле 90 яшь бирмисең үзенә. Бу яктан да, тормыш юлын күзалласаң да ихлас мактарлык аны. Шулай булмый ни,...

Күңгәр авылында яшәүче Сания Мөхәмәтгали кызына 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов һәм Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Гөлназ Гарипова котлады.

Сания әбигә күз тимәсен, әле 90 яшь бирмисең үзенә. Бу яктан да, тормыш юлын күзалласаң да ихлас мактарлык аны. Шулай булмый ни, 8 бала анасы, 14 яшеннән трактор йөрткән ул. Өстәвенә бу чор Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән.

Без кергәндә улы Илсур, өлкән килене Дания аның янында иделәр. Бергәләп әбинең оныкларын, оныкчыкларын барладык: барысы 16 онык һәм 15 оныкчыкның яраткан әбисе ул!..

Материалны газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев