Әтнә таңы

Әтнәдә яшәүче хөрмәткә лаек Мөхәммәтҗан Халиков

Халиков Мөхәммәтҗан Шаяхмәт улы 1935 елның 7 ноябрендә ТАССРның Кызыл Юл районы Мамыш авылында дөньяга килгән.

Әтисе Халик улы Шәяхмәт яшь чагында байларга хезмәт иткән, аларның умарталыгын караган. Колхоз оешкач, күмәк хуҗалыкта иген иккән, көзен-кышын үгез җигеп эшләгән. 1971 елда ул вафат була. Әнисе Гани кызы Сәһипкамал, колхозның байлардан калган умартачылыгында умартачы булып эшләгән. Шул ук вакытта ул колхоз басуында урак ура, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр төрле авыр эшләрдә хезмәт итә. Ул 1956 елда вафат була.

- 1922 елгы абыем Халиков Шакир колхозда эшләгән җирдән, 1941 елда сугышка китә. Ә 1943 елда ул хәбәрсез югала. 1927 елгы Сәрби апаем 2004 елда вафат булды. 1933 елгы Хәкимҗан абыем (шагыйрь Хәкимҗан Халиков) башта Мамыш башлангыч мәктәбен тәмамлый, аннары Чембулат җидееллык мәктәбендә укый. Аннары ул Арча педучилищесында белем ала. Диплом алганнан соң яшь белгечне Иске Өҗем мәктәбенә татар теле укытучысы итеп билгелиләр. Соңыннан Әтнә район газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшләде ул. Озакламый язучылар союзы чакыруы буенча, Казанга китә һәм "Ялкын" журналы, "Сабантуй" газетасы редакцияләрендә эшли. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетында читтән торып, белем ала. Аннары ул балалар шагыйре буларак танылды. Кызганыч, 2002 елда вафат булды, - дип искә ала Мөхәммәтҗан абый.

Мөхәммәтҗан абый үзе 1943 елда Мамыш башлангыч мәктәбенә укырга керә. Ләкин озакламый балаларны күмәк хуҗалыкка чәчүгә чыгаралар. Кыш җиткәч, колхоз басуларын ашлау өчен, чана тартып һәрбер хуҗалыктан көл һәм кош тизәге җыярга чыгалар. Һәрбер хезмәт көне өчен аларга 1 сынык икмәк биргәннәр. Ул елларда өйдә икмәк салу өчен бер бөртек он юк, карап торган төп ризык бәрәңге була.

- Өскә кием дисәң, кием юк, аякка чабата кидек. Чабатаны кышка җитәрлек итеп әзерләп куя идек. Үзем 10 яшемдә чабата үрергә өйрәндем, юкәдән күтәртмәле башмакларны да шактый матур ясый идем. Юкә кабыгын җәй көне арба белән Мари урманнарыннан ташый идек. Мичкә ягарга утын юк, басудан корган әрем, елга буйларыннан чыбык-чабык җыеп кайта идек. Мари урманнарыннан корган ботаклар җыеп, кечкенә кул арбасына төяп тартып алып кайтып кышка әзерләп куя идек. Әгәр урман каравылчысы тотса, бауны кисә дә бөтен йөкне ишеп, балтаны алып кала иде, - дип сөйли Мөхәммәтҗан абый.

1945-1947 елларда Мамыш башланыч мәктәбендә укый. Аннары күршедәге Чембулат авылындагы җидееллык мәктәпкә укырга керә. Җәйге каникулда колхоз басуында чүп утый укучылар, урак вакытында башак җыялар.

Реклама

- 1951елдан чын колхозчы булып, ат җигеп эшли башладым. Бригадир, синең атың яхшы, дип, олы кешеләргә ияртеп, Лаеш урманына җибәрде. Яңа Шашыдан Мәгъсүм, Әхмәдияр, Абдул абыйлар белән урман чыгаруда 2 ай эшләдем. 1952 елның сентябрендә Кызыл-Юл районы МТС юлламасы белән Усад механизаторлар әзерләүче училищеда 4 ай укып, комбайнчы таныклыгы алып кайттым. 1953 елның февраль-март айларында яңадан Лаеш урманына ат белән эшкә җибәрделәр. Җәйгә чыккач МТС мине эшкә чакырып алды. Ул вакытта электр юк, күчмә бригада белән сарык йоны алу агрегатында эшләдем. Бу эш август аена кадәр дәвам итте. Аннары комбайнга утырттылар. Урак беткәч комбайнны МТСка кайтарып кышкы саклауга куйдым. Аннары кабат үзебезнең колхоз эшләренә чыктым. Озакламый көзге чакырылыш белән армия сафларына киттем, - дип күңел хатирәләрен яңарта Мөхәммәтҗан абый.

1958 елда хәрби хезмәттән кайткач ул кабат МТСта эшли башлый. Колхоз рәисе Хуҗин Габделхәй аны МТС директорыннан сорап, кабат туган колхозына кайтара. Анда ул комбайн моторы белән тегермән һәм пилорамда эшли. Чембулатта кичке мәктәпкә йөреп, урта белем ала һәм читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дипломлы белгеч буларак, 1960 елда колхозда агроном булып эшли башлый. Бер үк вакытта партоешма секретаре, 1985 елдан колхозның партком секретаре, 1990 елдан башлап Яңа Шашы авыл советы рәисе булып эшли ул. 1995 елдан лаеклы ялга чыга.

Агроном булып эшләгәндә 756 гектар сугарулы җирләр, 3 плотина төзелә. Бу эшләр колхоз рәисе Габидуллин Рифат Бари улы инициативасы белән башкарыла. Ул елларда мелиорация буенча плотиналарны Минтимер Шәймиев карарга килә. Аның киңәше белән, плотина кырыйларындагы 70 гектар җиргә агачлар утыртыла.

- Бу эштә Чембулат мәктәбе укучылары бик зур тырышлык күрсәтәләр. Агач утыртуда мәктәп директоры Шакиров Гомәр, укытучылар Гәрәева Мәбрүрә, Зарипов Харислар көчләрен кызганмадылар. Агач утыртуда катнашкан һәрбер кешегә әле дә рәхмәтлемен, - дип искә ала Мөхәммәтҗан ага.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары, дәүләт планнарын уңышлы үтәгәне өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны Мөхәммәтҗан ага Халиков бүген кече улы Илгиз гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык гомере кичерә. Уллары Шакирҗан, Таһир, Илгиз - өчесе дә ныклы гаилә корып, туган җирләрендә төпләнеп калганнар. Тигезлектә, авылдашларына үрнәк булып, игелекле балалар үстерделәр. Мөхәммәтҗан ага бүген инде оныкларының уңышларына куанып бетә алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: