Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яшәүче ихтирамга лаек шәхес

Бу язмам күп еллар Әтнә мәктәбендә мөгаллимә булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда гомер кичерүче Рита апа хакында. Данлыклы Әхмәт абый җитәкләгән Әтнә мәктәбендә укыган елларымда олы хөрмәт белән искә алган мөгаллимә Рита апа турында искә алмасам гөнаһ булыр иде. Безгә төпле белем биргән Әтнә мәктәбе мөгаллимнәре хәзер мәрхүм булган...

Бу язмам күп еллар Әтнә мәктәбендә мөгаллимә булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда гомер кичерүче Рита апа хакында.

Данлыклы Әхмәт абый җитәкләгән Әтнә мәктәбендә укыган елларымда олы хөрмәт белән искә алган мөгаллимә Рита апа турында искә алмасам гөнаһ булыр иде.

Безгә төпле белем биргән Әтнә мәктәбе мөгаллимнәре хәзер мәрхүм булган Илдар абый, Госман абый, Фаяз абый, Кадыйр абый, Хәят апа, Рәхимә апа, Кадрия апа, Фәймә апа, Мәсрүрә апа, мәктәпнең сүнмәс йолдызы булган директоры Илсур абый һәм башкалар (урыннары оҗмахта булсын) һәм дә хәзерге көндә исән-сау яшәп ятучы Җәүдәт абый, Виуль абый, Кәрам абый, Сания апа, Зөлфирә апа рәтендә Рита апа да бар.

Кешенең шәхесен билгеләгәндә иң беренче аның күрсәткән хезмәте, кылган гамәлләре, гади кешеләргә булган мөнәсәбәте, ихтыяр көче, гадилеге искә алынадыр. Нәкъ менә шул сыйфатлар Рита апада бар дисәм, һич тә ялгышмам. Рита апаны балачактан ук, әнигә ияреп мәктәпкә менеп йөргән вакыттан бирле беләм. Ул вакытларда "РКШ" бинасы бар иде, шунда укыттылар. Әнием шул чорларны һәм Рита апаны да ихтирам белән искә ала иде. Әнием иртәнге сәгать 4тә торып, балалар мәктәпкә укырга килгәнче мичкә яга иде. Бина стенасы ярыкларыннан җил өрә иде. Шундый авыр шартларда балаларга белем бирделәр, иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр мәктәптә булдылар, акча өчен түгел, балаларга төпле белем бирик дип тырыштылар. Хәзер сәгать 2дән соң мәктәпкә барып кара ...тынлык.

Пенсиягә чыккач та Рита апа өйдә утырмый. Пионерлар йортында балаларга сәнгать дөньясын өйрәтте. Хәзер дә өйдә утырмый ул, һаман да хәрәкәттә. Җәй көннәрендә мәктәпкәчә яшьтән балаларны укырга, санарга өйрәтә. Рита апага урам халкы бик рәхмәтле, чөнки урамга асфальт җәйдерү буенча да Рита апа башлап йөрде. "Нишләп соң әле безнең балаларыбыз саз ерып йөри, башка балалар туфли киеп йөргәндә", - дип борчылды. Һәм менә аның теләге - безнең теләгебез, ниһаять, чынга ашты. Шушы көннәрдә урамыбызга Казан юл төзүчеләре асфальт җәйделәр, бик зур рәхмәт аларга. Урамдагы балаларыбызның куанычын күрсәгез иде, чөнки хәзер алар шушы урамнан бакчага, мәктәпкә йөриләр бит. Безгә эшкә баручыларга да иртән хәерле юл теләп калучы да Рита апа.

Сәламәтлек, куанычлы, шатлыклы озын гомер телим Сезгә Рита апа. Сезнең кебек гади дә, халык ихтирамында кала белгән шәхесләр бик сирәк. Минем өчен Сез әле һаман да мөгаллимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев