Әтнә таңы

Әтнәдә – яшьләр cәяси форумы

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры бинасында яшьләр катнашында "Политфорум - 2014" булып узды. Форум эшендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлеге секретаре урынбасары Айрат Каюмов, "бердәм Росситя" партиясенең Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәдиева, Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин катнашты. Шулай...

Реклама

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры бинасында яшьләр катнашында "Политфорум - 2014" булып узды. Форум эшендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлеге секретаре урынбасары Айрат Каюмов, "бердәм Росситя" партиясенең Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәдиева, Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин катнашты. Шулай ук Казаннан "Бердәм Россия Яшь гвардиясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ксения Владимирова да кайткан иде. Форум барышында Татарстан Республикасы Дәүләт советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасына Әтнә районы вәкиле дә сайланды. Әлеге палатага вәкил буларак яшьләр арасыннан ике кандидат каралган булган. Алар - Олы Әтнә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ Әхмәтова һәм Олы Мәңгәр урта мәктәбенең рус теле укытучысы Айсылу Зарипова иделәр. Кандидатлар форумда катнашучыларны үзләренең программалары белән таныштырдылар. Яшерен тавыш бирү юлы белән Яшьләр палатасына район вәкиле итеп 184 тавыш белән Айсылу Зарипова сайланды. Ул анда район яшьләренең мәнфагатьләрен яклаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: