Әтнә таңы

Әтнәдә дә язгы чәчү старт алды

Һава торышына һәм басу өлгерүгә бәйле рәвештә, игенчеләребез пәнҗешәмбедән бирле басуда: җай чыгуга карап, үләннәрне ашлама белән тукландырдылар. Ә 27нче апрель, дүшәмбе көнне Олы Әтнәнең "Поле чудес" артындагы басуында люцернага ашлама кертүне тулы көчкә башкаралар иде. - Кәеф күтәренке, техника гөрләп тора, һава шартлары бик уңай - эшләр өчен бөтен...

Реклама

Һава торышына һәм басу өлгерүгә бәйле рәвештә, игенчеләребез пәнҗешәмбедән бирле басуда: җай чыгуга карап, үләннәрне ашлама белән тукландырдылар. Ә 27нче апрель, дүшәмбе көнне Олы Әтнәнең "Поле чудес" артындагы басуында люцернага ашлама кертүне тулы көчкә башкаралар иде. - Кәеф күтәренке, техника гөрләп тора, һава шартлары бик уңай - эшләр өчен бөтен шартлар да бар, - дип каршы алдылар биредә. Илшат Йосыпов "МТЗ-1221" тракторында "разбрасыватель" белән ашламаны чәчеп бара, аңа ашламаны "Амкодор"да Рәшит Гәрәев бушата. Ашламаны басуга "КамАЗ" машинасында Илнар Гатауллин чыгара. Баш агроном Илнар Васыйлов та монда. - "Тукай" хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлек - 100 процент! Тик һава торышына бәйле рәвештә, быел ул бераз соңгарак калды. Ә эш шартлары бездә яхшы оештырылган: егетләр иртәнге 4тән басуга чыгалар һәм кичке караңгыга кадәр эшлиләр. Аларны басуга алып чыгып ике тапкыр ашаталар, - ди ул. Әйтүенчә, тукландырасы мәйданнары шактый: 1216 гектар җирдә - күпьеллыкларга, 305 гектар бодайга һәм 945 гектар арышка ашлама кертәселәре бар. - Ә иртәгә күпьеллыкларны тырмаларга чыгабыз, агрегатлар басуларда, әзерлек сызыгында, - ди бригадир Гомәр Гатауллин. Күәм бригадасында тырмага чыкканнар да инде. - Елдагыча, "МТЗ-1221" тракторында Фәрит Шаһидуллин күпьеллык үләннәрне тырмалый башлады, - ди Күәм бригадасы бригадиры Айрат Зарипов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: