Әтнәдә җылы һава торышы саклана
Казанда 1938 елгы температура рекорды яңарды. Бу хакта республика метеоүзәге хәбәр итә. Казан-Әтнә арасын чамалаган хәлдә, моның безгә дә йогынты ясаячаклыгы бәхәссез. 1938 елда бу көнне 2,3 градус җылылык теркәлгән булса, кичә ул 0,3 градуска күбрәк - 2,6 градус булган. Шул ук вакытта Россия Федерациясе гидрометцентры февральдә аномаль җылы һава...
Казанда 1938 елгы температура рекорды яңарды. Бу хакта республика метеоүзәге хәбәр итә.
Казан-Әтнә арасын чамалаган хәлдә, моның безгә дә йогынты ясаячаклыгы бәхәссез. 1938 елда бу көнне 2,3 градус җылылык теркәлгән булса, кичә ул 0,3 градуска күбрәк - 2,6 градус булган. Шул ук вакытта Россия Федерациясе гидрометцентры февральдә аномаль җылы һава торышы саклана әле, дигән фикердә. Температура нормадан 10-18 градуска артык булачак. Үзәк директоры Роман Вильфанд илнең Европа өлешендә тиешле нормадан 10-13 градуска кадәр җылырак һава торышы вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев