Әтнәдә җылы көннәр дәвам итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 27 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда көчле бозлавык саклана. Татарстанда һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын, көндез - 0 градустан алып 3 градуска кадәр җылы...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 27 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда көчле бозлавык саклана. Татарстанда һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын, көндез - 0 градустан алып 3 градуска кадәр җылы булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә - 3-6 градус салкын булачак. Көндез 2 градуска кадәр җылыта. 28 февральгә каршы төндә кар һәм юеш кар ява. Урыны белән буран чыгачак. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Көндез инде кабат 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. 29 февральгә каршы төндә - 6-11, аязганда 16 градус салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев