Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Урыны белән буран, явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими.
Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар һәм кар явачак, вакыт узу белән яңгыр, пыскак яңгыр явуы да көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр суык булачак. Казанда шулай ук явым-төшемле көн көтелә, көндезге сәгатьләрдә 2 градуска кадәр җылыта.
3 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда 1 градус чамасы салкын булачак, кар һәм юеш кар ява.
Нет комментариев