Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ЮХИДИ инспекторы машина йөртүченең наркотик кулланган булуын ачыклаган

20-26 июль көннәрне ЮХИДИ һәм участок инспекторлары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. "Бу чорда барысы 91 административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Протоколларның 27се - участок инспекторлары өлеше. Куркынычсызлык каешын такмаган - 10, транспорт тәрәзәсен тиешледән артык каралткан - 3, тизлекне тиешледән арттырган 12 транспорт...

20-26 июль көннәрне ЮХИДИ һәм участок инспекторлары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. "Бу чорда барысы 91 административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Протоколларның 27се - участок инспекторлары өлеше. Куркынычсызлык каешын такмаган - 10, транспорт тәрәзәсен тиешледән артык каралткан - 3, тизлекне тиешледән арттырган 12 транспорт йөртүче тоткарланган. "Объездной" юлдагы үзгәрешләр хакында язган идек инде, кызганыч, йөртүчеләр юл билгеләрен бик карамыйлар шул. Шул сәбәпле ялгышалар, бер атнада шундый 32 йөртүче тоткарланган. Тагын да кызганычрагы, 1 йөртүченең наркотик матдә кулланган хәлдә идарә итүе ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев