Әтнәдә юк димәгез
Татарстан юлларында ноябрь аенда гына да 23 кешенең гомере өзелгән, һәлакәттә 256 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе шундый саннар китерә. Узган тәүлектә генә дә кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 6 юл-траспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 16 машина йөртүче автоинспекторлар...
Татарстан юлларында ноябрь аенда гына да 23 кешенең гомере өзелгән, һәлакәттә 256 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Татарстан ЮХИДИ идарәсе шундый саннар китерә. Узган тәүлектә генә дә кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 6 юл-траспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 16 машина йөртүче автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Казанда узган хөкүмәт комиссиясе утырышында, ел башыннан Татарстан юлларында 412 кешенең гомере өзелү хакында хәбәр ителгән иде, дип яза intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев