Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл билгеләре куелды

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан юл хәрәкәтен булдыру һәм Олы Әтнә территориясендә гражданнарның куркынычсызлыгын саклау максатыннан, 2015 елда түбәндәге чаралар күрелгән: Пролетар урамында урнашкан мәктәп янында, Росгосстрах һәм Совет урамы буенча балалар бакчалары биналары янында, Б.Җиһаншин урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге техникум һәм К.Маркс һәм Новая урамнарындагы торак...

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан юл хәрәкәтен булдыру һәм Олы Әтнә территориясендә гражданнарның куркынычсызлыгын саклау максатыннан, 2015 елда түбәндәге чаралар күрелгән: Пролетар урамында урнашкан мәктәп янында, Росгосстрах һәм Совет урамы буенча балалар бакчалары биналары янында, Б.Җиһаншин урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге техникум һәм К.Маркс һәм Новая урамнарындагы торак йортлар янында тиешле билгеләр белән ясалма тигезсезлекләр булдырылды. "Ашыт" спорткомплексы, мәктәп каршында, Росгосстрах каршында, балалар бакчасы һәм Совет урамы буенча К. Якуб, Электро, Татарстан урамнары чатында, К.Маркс урамы буенча Б. Җиһаншин, Татарстан урамы чатларында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу мөмкинлеге булдырылды. Агымдагы елда исә Совет урамы 14 йорт буенча кибет каршына " Остановка запрещена" билгесе куелды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев