Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл өчен кем түләргә тиеш

Мәкаләнең исеме шулай яңгыраса да, бу проблема илнең күпчелек автомобиль йөртүчеләренә кагыла. Хөкүмәт "Платон" системасын башка категория транспортка да кертергә җыена. РФ Дәүләт Думасы депутаты Валерий Рашкин Минтранстан: "Федераль трассалардан йөргән өчен түләнүче "Платон" системасы авырлыгы 12 тоннадан арткан транспортка гына түгел, башкаларга карата да кулланылырга мөмкинме?" - дип сорады....

Мәкаләнең исеме шулай яңгыраса да, бу проблема илнең күпчелек автомобиль йөртүчеләренә кагыла. Хөкүмәт "Платон" системасын башка категория транспортка да кертергә җыена.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Валерий Рашкин Минтранстан: "Федераль трассалардан йөргән өчен түләнүче "Платон" системасы авырлыгы 12 тоннадан арткан транспортка гына түгел, башкаларга карата да кулланылырга мөмкинме?" - дип сорады. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

Җавап хатында министрлык чиновниклары, хөкүмәт тарафыннан, "Платон"ны авырлыгы 3,5 тоннадан арткан барлык транспортка карата куллану мөмкинлеген эзләргә күрсәтмә бирелде дип хәбәр итәләр. Бу уңайдан киләсе елны "фәнни тикшеренү" уздырырга уйлыйлар. Шул ук вакытта Минтранс бу мөмкинлекне кире кага, имештер, мондый тикшерү уздырылган инде һәм аның нәтиҗәләре буенча "Платон"ны автопоездларга һәм авыр йөк машиналарына гына кулланырга булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев