Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кимеми

Узган айда исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 4 йөртүче тоткарланган, бик кызганыч, җәза кырысланса да, алар кимемиләр. Шул ук вакытта юл аркылы тиешле урында чыкмаган 4 җәяүле дә җаваплылыкка тартылган. Хәзер "Пешеходный переход" юл билгеләре бар, игътибарлы булырга кирәк. Гел кисәтеп торылса да, 12 йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә...

Узган айда исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 4 йөртүче тоткарланган, бик кызганыч, җәза кырысланса да, алар кимемиләр. Шул ук вакытта юл аркылы тиешле урында чыкмаган 4 җәяүле дә җаваплылыкка тартылган. Хәзер "Пешеходный переход" юл билгеләре бар, игътибарлы булырга кирәк. Гел кисәтеп торылса да, 12 йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән. Транспорт йөртүчеләр арасында бик киң таралган закон бозуларның берсе бу.

Газетада язган идек, кабат искә төшерәбез, тагын бер төр административ җаваплылык - транспортның теркәү номерын укып булмаучыларга карата каралган. Шул сәбәпле гыйнвар аенда 13 транспорт йөртүче җаваплылыкка тартылган. Бу очракта штраф суммасы минималь - 500 сум гына үзе. Монысы да аз сумма түгел аның, әле артуы да бар диләр.

ЮХИДИнең административ законлылыкны үтәү буенча инспекторы Рамил Гәрәев транспорт йөртүчеләрнең тагын бер төр законны бозуларына борчылуын белдерде. Анысы административ штрафны вакытында түләмәү белән бәйле. "Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, билгеләнгән штрафны 20 көн эчендә түләсәң, яртысын гына түләп котылырга була. Тик шунысы бар, бу исерек хәлдә транспорт йөртеп эләгү очрагына кагылмый", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев