Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл кагыйдәләрен бозучылар һаман кимеми

Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында барлыгы 46 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуның эчендә җиде машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен, сигезе - тизлекне тиешледән арттырган өчен, дүрт машина йөртүче руль артына йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган өчен, сигез машина йөртүче - страховка срогы чыккан булганга, бишәү...

Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында барлыгы 46 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуның эчендә җиде машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен, сигезе - тизлекне тиешледән арттырган өчен, дүрт машина йөртүче руль артына йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган өчен, сигез машина йөртүче - страховка срогы чыккан булганга, бишәү - номерлары пычрак булган өчен, ике машина йөртүче тонировкалы тәрәзәләр, бер машина йөртүче теркәлү узмаган машинада йөргән өчен, өчесе тиешле булмаган урында туктаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Тагын ике машина йөртүче җәяүлеләр юл аша чыга торган урынга тукталганы өчен бер мең сум күләмендә штраф түләячәк. Машинасын юл һаләкәте булган урыннан күчереп куйган машина йөртүчегә дә шул суммадагы штраф яный. Җәяүлеләр арасында да бер кагыйдә бозучы теркәлгән. Ул киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбапле җаваплылыкка тартылган. Исерек килеш руль артына утырган йөртүче дә административ штраф түләячәк. Шулай ук өч вак юл һаләкәтендә машиналар зыян күргән. Бу хакта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев