Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – юл һәлакәте

Бүген, 26 нчы июньдә, Олы Әтнә белән Ташчишмә юлы арасында юл һәлакәте булды. "Лада гранта" белән "Калина" машиналары бәрелеште. Үлүчеләр юк, бер машина йөртүче тән җәрәхәте алып, больницага озатылды. Һәлакәтнең сәбәбе: бер машина йөртүченең тиеш булмаган урында борылуы. "Юл хәрәкәте кагыйдәләре сакланса, мондый хәл булмас иде, ашыгалар... Узган атнада бер...

Бүген, 26 нчы июньдә, Олы Әтнә белән Ташчишмә юлы арасында юл һәлакәте булды. "Лада гранта" белән "Калина" машиналары бәрелеште. Үлүчеләр юк, бер машина йөртүче тән җәрәхәте алып, больницага озатылды. Һәлакәтнең сәбәбе: бер машина йөртүченең тиеш булмаган урында борылуы. "Юл хәрәкәте кагыйдәләре сакланса, мондый хәл булмас иде, ашыгалар... Узган атнада бер машина трактордан төшеп калган рулонлы печәнгә туктый алмыйча килеп бәрелде, машинага азрак зыян килде. Тракторчыга - рулонны яхшылап беркетмәгән өчен, машина йөртүчегә тизлек арттырганы һәм тиешле аралыкны сакламаганы өчен протокол төзедек", - ди ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев