Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алдылар(фотолар)

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу кичәсе булып үтте. Бу чара 20 ноябрь - юл һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көне уңаеннан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә узды. Чара барышында техникум укучылары юл һәлакәте белән бәйле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шул ук...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу кичәсе булып үтте. Бу чара 20 ноябрь - юл һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көне уңаеннан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә узды. Чара барышында техникум укучылары юл һәлакәте белән бәйле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев та укучылар арасында чыгыш ясап, районда юл кагыйдәләренең үтәлеше белән таныштырып узды. " Сезнең күпләрегез машина йөртү хокукына ия. Юлларда бер - береңә игътибарлы булу турында онытмагыз. Район җирлегендә килеп чыккан аварияләрнең төп сәбәпчесе - яшьләр, 95 - 96 елгылар. Йөртү таныклыгы алуларына күп булса бер ел", - диде ул. Дөрестән дә, яшьләрдә теоретик белемнәр булса да, юлларда йөрү буенча тәҗрибә җитеп бетми. Инде юл фаҗигаләрендә вафат булучыларны искә алу көненә килгәндә, мондый кайгы- хәсрәтне беребезгә дә күрергә насыйп булмасын дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев