Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл тамгаларын яңарталар

ТАТАВТОДОРның Казан идарәсеннән килгән егетләр районыбызның төп трассаларындагы юл тамгаларын яңарталар.

Бу хакта аларның бригадиры Алмаз Хөснетдиновтан сораштык.

- Казан ягыннан эшләп киләбез. Менә Олы Әтнәгә килеп җиттек инде. Тик авыл эченә кермибез, - диде ул.

Аңлашыладыр, анысы бу оешмага карамый. Ә юл тамгалары гаять матур булып. ялтырап кала. Хәер, транспорт йөртүчегә аның ялтыравы түгел, ерактан ук күзгә ташланып, бәрелеп торуы кирәк. Фотода күргән райгаз янындагы җәяүлеләр кичүенә караганда, юл тамларының барысы да шундый булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев