Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юллар да ябыла

«Якшәмбе, 8 февраль көнне «Россиянең чаңгы юллары» узу сәбәпле, Олы Әтнә урта мәктәбе - район үзәк больницасы каршындагы юлда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

Иртәнге 9.00дән көндезге 13.00гә кадәр ул урам ябыла", - дип хәбәр итә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Шушы көннәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле штрафны вакытында түләмәгән өчен 3 кешегә карата санкцияләр кулланганнар. Хәзер штраф суммасын икеләтә күләмдә түләргә туры килүе яки 15 тәүлеккә кадәр арест салынуы бар."Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк", - диде инспектор. "Права"сы булмаган килеш машина белән идарә итүче дә тоткарланган. Машинасы штраф-стоянкага озатылган, ә үзенең язмышын җәмәгать суды хәл итәчәк.

Искәрмә.

"Россиянең чаңгы юллары" сәгать 10.00дә башлана. Теркәлү - 09.00дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев